И.Метшин: "Универсиада проводится прежде всего для наших жителей"
(KZN.RU, 4-нче февраль). Үз эченә спорт чаралары белән берлектә мәдәни чараларны да алган 2013 елгы Универсиада Татарстан тарихына зур тарихи вакыйга буларак кереп калачак. Шуңа да башкалада яшәүчеләр һәм республика халкы Бөтендөнья студент уеннарын карый алсын өчен, кулдан килгән барлык шартларны да булдырырга кирәк. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин җиткерде.
“Казан-2013” Башкарма дирекциясе” оешмасы генераль директоры урынбасары Игорь Сивов 1 февральдә Казанда Универсиада билетларының офлайн режимда сатыла башлавын искәртеп үтте.
“Универсиаданың билет программасы – билетларны эшләү һәм тарату буенча Россиядәге беренче һәм иң масштаблы проектларның берсе. Сатуда барлыгы 1,2 миллион билет, 80-нче елгы Олимпиада белән чагыштырганда бу ике тапкырга күбрәк дигән сүз. Шуның өстәвенә – Универсиадалар үткәрү вакытында беренче тапкыр интернетта билетларны сату Уеннарга кадәр бер ел алдан ук башланды”, - дип билгеләде Игорь Сивов. Билетлар 2013 елгы Универсиаданың 27 спорт төре буенча барлык ярышларга да сатыла. Билетларның бәясе 30 сумнан алып 300 сумга кадәр. Уеннар тантанасына билет бәясе 750-6000 сумны тәшкил итәчәк. 1 марттан сәүдә үзәкләрендә, спорт һәм мәдәни объектларда Универсиада кассалары ачык булачак. 1 апрельдән исә Интернетта алынган электрон ваучерны чын билетка алмаштыру мөмкинлеге туачак.