Казанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны кимүе күзәтелә
(KZN.RU, 4-нче февраль). Татарстан башкаласында ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны кимүе күзәтелә. Бер атна дәвамында 9299 авыручылар очрагы теркәлгән, бу исә кизүнең уртача күрсәткечләреннән 11,2%-ка ким дигән сүз. Бүген эшлекле дүшәмбедә Казанның Сәламәтлекне саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов шундый мәгълүматлар җиткерде. “Без тотрыклылыкны да, авыруның аз гына кимүен дә билгелибез”, - дип ассызыклады ул.
Р.Әхмәтов сүзләренә караганда, узган атна ахырына шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендәге 12 класс карантинга ябылган. “Бер генә мәктәп тә яисә бер генә балалар бакчасы да тулаем ябылмады”, - дип билгеләде шәһәрдәге сСәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, пневмония белән авырулар саны да кимүе көтелә - 25%-ка диярлек.
Шуңа да карамастан, табиблар ОРВИ һәм грипп белән авыруның яңа дулкыны кабатланмас дип ышандыра алмый. “Һава торышы җылыту белән, авырулар саны тагы да артуын күзәтәбез”, - дип билгеләде Р.Әхмәтов. – Мондый шартларда иммунитет башкачарак хәрәкәт итә. Авыруларның клиник үсеше күзәтелә”. Сәламәтлекне саклау идарәсе башлыгы авыру очракларының гыйнвар башындагы кебек җитди сикереше булмаслыгына өметен белдерде.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елның 7-нче гыйнвар мәгълүматларына караганда, Казанда эпидемиологик чик өлкәннәр арасында уртача күрсәткечтән 24%-ка арткан, 3 яшьтән алып 6 яшькәчә балалар арасында – 3 тапкырга.
Үткәрелгән аппарат киңәшмәсенең рәисе Казан Мэры Илсур Метшин “ситуацияне махсус контроль астында тотарга кушты”.