(KZN.RU, 4-нче февраль). Яңа федераль стандартларны тормышка ашырган вакытта, балаларның инде формалашкан сәнгати һәм эстетик мәгариф системасын да саклап калу зарур. Бүгенге аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шундый нәтиҗә ясады. “Балаларның күп яклы белем алулары мөһим, шул вакытта гына алар уңышка ирешәчәк, сәламәт булачак, тиз үзгәрүчән замана шартларында конкурентлыкка сәләтле һәм креатив булачаклар”, - дип өстәде шәһәр башлыгы.
Бүген шәһәрнең өстәмә белем бирү системасында 53 мәктәп эшли, биредә 22 970 бала укый, бу исә яшь казанлыларның 30% дигән сүз. 28 мәктәп –Мәгариф идарәсе карамагында, аларда 14,5 мең бала шөгыльләнә, 25 мәктәп исә Мәдәният идарәсенә карый (якынча 8,5 мең бала).
Мәдәният идарәсе сәнгать мәктәпләренең 13%-тан артык укучысы (1135 бала) 2012 елда шәһәр, республика, рәсәйкүләм һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләрнең җиңүчеләре булган. Бу исә 2011 елга караганда 1,5 тапкырга күбрәк дигән сүз. Балалар музыкаль һәм сәнгать мәктәпләренең 15 иң яхшы укучысы Казан Мэры исемендәге стипендияне алды, 2-се ТР Мәдәният министрлыгы стипендиатлары булды. Ел саен чыгарылыш сыйныф укучыларының һәр унынчысы профильле урта һәм югары уку йортларына керә.
2012 елда шәһәр бюджеты сәнгать мәктәпләренә 211,48 млн сум күләмдә чыгым тоткан. Айгөл Горнышева билгеләп үткәнчә, өстәмә белем бирү системасындагы күпчелек проблемалар финанслау җитеп бетмәү белән бәйле. Беренче чиратта бу шәһәр сәнгать мәктәпләренең материаль-техник базасына кагыла. 25 мәктәпнең 13-енә тиз арада капиталь ремонт үткәрергә кирәк: беренчел эшләргә генә дә 25 млн сум таләп ителә. Уен коралларының 90% тузган. Рояльләр алыр өчен 27 млн сум һәм башка инструментларга 14,5 млн сум кирәк. Кадрлар белән булган ситуация дә сораулар тудыра: укытучыларның уртача яше – 40 яшь, ә мәктәп җитәкчеләренеке – 60 яшь. Педагогларның уртача хезмәт хакы шәһәр буенча уртача хезмәт хакыннан һаман да ике тапкырга кимрәк булып кала бирә - 12760 сум.
Айгөл Горнышева мәктәпләрне әкренләп музыкаль уен кораллары белән тәэмин итү программасы старт алды, шуның кысаларында яңадан оешкан җыелма балалар фольклор ансамбле өчен 50 тальян алынды, дип хәбәр итте. Казан шәһәре Вахитов районындагы балалар сәнгать мәктәбенең һәм 1-нче номерлы балалар сынлы сәнгать мәктәбенең “Әкият” курчак театрының яңа бинасына күчүе зур вакыйга булды, хәзерге вакытта 1,5 мең бала уңайлы шартларда шөгыльләнә. 2012 елда үзләренең шартларын яхшыртырга Чайковский исемендәге 1-нче номерлы балалар музыкаль мәктәбе иреште: 80 еллык юбилеена мәктәптә өлешчә капиталь ремонт үткәрелгән һәм 6 млн сумга җиһазлар сатып алынган.
Мәдәният идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, мәктәпләрнең материаль базасын яхшырту мәсьәләсен өлешчә ата-аналар комитеты булдыру юлы белән чишеп була. Шулай да ата-аналар балаларны укыту өчен аена уртача 130 сум түләгәнен исәпкә алсак, бу – укытуның тулы бәясенең (аена 3304 сум) 4%-н гына тәшкил итә дигән сүз. “Ата-аналар түләүренең күләме һәм мәктәпләрнең материаль-техник базасы торышы турында Казан шәһәр Думасының профиль комиссиясе киңәшмәсендә фикер алыштылар”, - дип хәбәр итте Айгөл Горнышева.
Илсур Метшин совет заманында музыкаль белемнең түләүле булуын да билгеләп үтте, һәм әлеге түләүләр үзен шактый гына сиздергән дә булган. “Мин 3 яшемдә баян классы буенча музыкаль мәктәптә укыдым, ә әни 65 сум хезмәт хакының 16-18 сумын бер айга шуның өчен биреп бара иде. Бүген, уртача алганда, түләү 130 сум тирәсе генә. – Казандагы уртача хезмәт хакы 25 мең дип алганда, бу күрсәткечләр бөтенләй якын да куярлык түгел”, - дип билгеләп үтте ул.
Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева билгеләп үткәнчә, 2013 елның 1-нче сентябреннән өстәмә белем бирү учреждениеләренә карата “Мәгариф турындагы” закон кысаларында яңа федераль таләпләр көчкә керә. Алар буенча, сәнгать мәктәпләренә конкурс нигезендә генә кабул итәчәкләр һәм беренче сыйныфтан профессиональ белем бирүгә гарантия булачак. Конкурс сайлап алуын үтмәгән балалар гомуми эстетик юнәлеш буенча белем алачаклар.
“Без бер генә мәгариф реформасын кичермәдек. Канун ул канун булып кала бирә, һәм без аны үтәргә тиешбез. Әмма яңа таләпләр нинди генә булмасын, безнең бурыч – педагогик кадрларны да, укучылар контингентын да ничек саклауны тиешенчә уйлап бетерү. Барлык балаларга да күп яклы белем алырга мөмкинлек булдырылырга тиеш – рәсем ясау, җырлау, бию, музыкаль уен коралларында уйнау, төрле түгәрәкләргә йөрү”, - дип сүзен йомгаклады шәһәр башлыгы.