Район администрацияләре объектларга чыккан техника һәм кешеләрнең эшен көн саен контрольдә тотачак.
(KZN.RU, 1-нче февраль). Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган шәһәр төзелеш штабында урам-юл челтәре объектларында расланган эш графикларын үтәмәү кискен тәнкыйтькә дучар булды.
Шәһәрнең беренче вице-мэры Иршат Минкин соңгы вакытта күпчелек объектларда эшләр активлашуын ассызыклады һәм иң четерекле мәсьәләләргә тукталып үтте. Аның сүзләренә караганда, Танк боҗрасындагы әзер диярлек дәрәҗәдә булган чишелеш комплексындагы төзелеп килә торган җәяүлеләр кичү урынында эшләр шулай ук салмак бара:
“Ара төзелеше монтажына әле дә тотынмаган. Эш бер сменага көйләнгән, максимум 6-7 кеше эшли”, - дип киңәш бирде ул.
“Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсенең баш инженеры Илшат Локманов монтаж эшләрен, Түбән Камадан кирәкле булган 350 тонналы кран кайту белән, 10 февральгә бетерергә вәгъдә бирде.
Шулай ук, И.Минкин сүзләренә караганда, “Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсе Әмәт магистрале һәм Даурия урамнары киселешендәге чишелештәге борылма төененең терәк диварларын җайлаштыру эшләрен тизләтү кирәк.
“Бүгенге көндә 257 данәдән нибары 24 субай гына сугылган. Объектта бер техника берәмлеге генә эшли. Көненә 3 субай сугыла. Мондый темп белән барса, эш 2,5 айга сузылачак, ә бу һич ярамый”, - дип канәгатьсезлеген белдерде вице-мэр.
Илшат Локманов эшне тизләтергә кирәклеге белән килеште, әмма техниканың җитмәве һәм тузганлыгыннан зарланды. Әлеге аңлатма Илсур Метшинны канәгатьләндермәде:
“Техника тузган һәм аны карау мәсьәләсе, гомумән, безгә карамый. Бу бит уникаль техника. Искеләрен субподрядчылыкка алыгыз. Әмма барысына да вакытында һәм намус белән түләгез, сездән субподрядчылар качмаслык булсын. Хәтта 350 тонналы краннар “Казаньоргсинтез”да да, “Нижнекамскнефтехим”да да бар. Эшне көчәйтергә кирәк. Нәтиҗәдә подрядчы инде киләсе атнага ук өстәмә техника җәлеп итәргә вәгъдә бирде.
“Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсенең башка объектларында да графиктан җитди калышу күзәтелә: Тихорецкая урамындагы чишелештә, Әмирхан проспекты һәм Чистай урамнары киселешендә һәм Ленин дамбасында.
“Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсе Ленин дамбасындагы күпернең икенче яртысын бетонлауны март аенда ахырына җиткерү йөкләмәсен үз өстенә алган. Шулай да 2-нче номерлы терәктә графиктан калышу инде бер ай дәвам итә, - дип билгеләп үтте үзенең докладында, чагышкан фоторәсемнәрне күрсәтеп, Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары Азат Нигъмәтҗанов. - Биредә грунтны бер түгел, ә ике сыйдырыш белән чыгарырга кирәк. Эшчеләр санын гына арттырырга түгел, аларны һәр 3-4 сәгать саен алмаштырып тору зарур, чөнки эш шартлары шактый авыр, кешеләр тиз ара һәм җитештерүчәнлек тә кими”.
Киңәшмәдә башка подрядчылар да тәнкыйтькә дучар булды. И.Минкин фикеренчә, Журналистлар урамыннан алып Сахаров урамына кадәрге Зур Казан Боҗрасы участогында да эшчеләр һәм техника санын тиз арада үстерергә кирәк.
“Подрядчы – “Стройхимсервис” ҖЧҖ – Губкин урамы кисешүендәге объектта инженерлык коммуникацияләрен чыгару һәм терәк диварны урнаштыру эшләрен алып бармый”, - диде ул. “Подрядчы акрын эшли. Әлеге участокта җәйге сезонга асфальт җәю һәм төзекләндерү эшләре генә калырга тиеш”, - дип өстәде беренче вице-мэр.
Нәтиҗәдә Илсур Метшин эш темпыннан канәгатьсезлеген җиткерде һәм район башлыкларына үзләренең территорияләрендә урнашкан объектларны көндәлек режимда шәхсән контрольдә тотарга боерды.
“Барысын да эшлибез, тиешле срокта тапшырабыз, яхшы якка үзгәрәбез һәм кисәтүләр исәпкә алынды” кебек комсомол ышандырулары мине канәгатьләндерми. Вакыт калмады!”, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.