(KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). Узган елда Казан урам-юл челтәре объектлары төзелеше вакытында 450 тикшерү үткәрелгән, шулар барышында эш технологиясе һәм куркынычсызлык техникасы буенча 412 тәртип бозу очрагы ачыкланган. Шуларның 316-сы инде төзәтелгән, калганнары буенча эш алып барыла. Бүген бу хакта Казан Башкарма комитетының төзелеш штабы вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесенең урынбасары Шамил Рәҗәпов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, инспекция республиканың 130 юл объектын күзәтчелек итә, шуларның 56-сы Казан территориясендә урнашкан. Тикшерүнең техник ягын тәэмин итәр өчен махсус күчмә лаборатория кулланыла, аның ярдәмендә юл объектларының төп параметрлары – тигезлеге, юл катламының бер-берсенә тоташу коэффициенты, сыгылмалылык модуле, асфальтобетонның уртача тыгызлыгы һәм башка техник характеристикалары тикшерелә.
Шамил Рәҗәпов китергән мәгълүматларга караганда, тәртип бозу очраклары буенча җаваплы затларны 2 млн. 641 мең суммадагы административ җаваплылыкка тарту буенча 62 карар язылган. Шуларның 62 мең сумы – Ленин дамбасы буенча язылган штрафлар. “Әлеге объектның авырлыгы аңлашыла һәм һәр субподрядчы аның төзелешенә үз өлешен кертә”, - дип билгеләде ул. Шулай да тикшерүнең төп нәтиҗәсе штрафлар түгел, ә ачыкланган җитешсезлекләрне төзәтү, шул исәптән асфальт катламының сыйфатсыз урнаштырылган өлешләрен тулаем алмаштыру да керә.
Илсур Метшин подрядчылар арасында аеруча еш җибәрелә торган тәртип бозу очраклары белән кызыксынды. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге вәкиле билгеләп үткәнчә, тәртип бозу очраклары еш кына эш җитештерүчәнлегенең технологиясе һәм хезмәт саклау өлкәсенә кагыла. Аерым алганда, асфальтобетон кушылмаларындагы һәм инспекциянең җитештерүче технологияләрендәге тәртип бозу очраклары «Свияга-Дорстрой» ҖЧҖ һәм «Стройхимсервис» ҖЧҖга карата булды. Шул ук вакытта «Мостоотряд-12» (Җиңү Проспекты – Зорге чишелеше), «Мостоотряд-3» (Җиңү Проспекты – Сахаров чишелеше), «Апекс альфа» ҖЧҖ (җәяүлеләр кичү юлы) чагыштырмача сыйфатлы эш күрсәттеләр.
Илсур Метшин подрядчылар үтенече буенча ясалган тәкъдимгә - эш проектларына үзгәрешләр кертү практикасын чикләү кирәклегенә игътибар итте. Еш кына бу да сыйфат дәрәҗәсен төшерүгә китерә.
“Иң мөһиме – эш җитештерелүенең технологиясен бозмау. Дәүләт төзелеше күзәтүеннән һәм юл объектларын торгызуның 5 еллык гарантия срогыннан тыш, эш сыйфатының иң яхшы контрольдә тотучысы – подрядчының намусында, - дип мөрәҗәгать итте җыелган халыкка И.Метшин. – Әлеге тәртип бозу очрагы артык күзгә күренеп тормый, әмма, аз дигәндә, генераль подрядчылар, техник контроль хезмәте, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе кая карый соң дигән гаҗәпләнү тудыралар. Әлеге сорауларны катгый рәвештә контроль астына алырга кирәк”.