2013 елгы Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарын әзерләү штабының чираттагы утырышы узды.
(KZN.RU, 18-нче гыйнвар). Бүген 2013 елда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының ачылу һәм ябылу тантаналарына әзерлек штабының бу елдагы беренче утырышы үтте. Җыелыш Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узды.
Казан Башкарма комитетында узган киңәшмәдә Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарының баш режиссеры Алексей Сеченов, «Казан 2013» Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешманың генераль директор урынбасары Игорь Сивов, Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлеева, шулай ук Мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева да катнашты.
Очрашуда грандиоз шоуның детальләре һәм оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Иҗади коллективларны – күп кеше катнашкан сәхнә артистларын, балет һәм цирк төркемнәрен сайлау эше тәмамланды. Февраль урталарында Универсиаданың ачылу тантанасына төп номерларның һәм тамашаның күп кеше катнашкан сәхнә репетицияләре башланачак. Игорь Сивов билгеләп үткәнчә, шуның өчен сайланган коллективлар Казан спорткомплексларында репетиция ясаячак. Тамашада барлыгы 7 меңләп катнашучы булачак, тамаша үзе исә 4 сәгатьләп дәвам итәчәк.
Илсур Метшин фикеренчә, яшь казанлыларны һәм татарстанлыларны ачылу тантанасында танылган спортчылар һәм артистлар белән бергә катнашырга күбрәк җәлеп итәргә кирәк. “Универсиаданың ачылу тантанасы Татарстандагы һәр гаиләсе өчен дә бәйрәм булуын теләр идек”, - дип билгеләп үтте ул. “Тамашачыларның 90% Универсиаданың нәкъ менә ачылу тантанасын карыячак. Бу – Казан, Татарстан, яңа Россия һәм безнең халык турында башкаларга җиткерү өчен менә дигән форсат”, - дип билгеләп үтте Мэр.
Исегезгә төшерәбез, 2013 ел Универсиадасы Татарстанның башкаласында 6-нчы июльдән алып 17-сенә кадәр үтәчәк. Ачылу танатансы 6-нчы июльдә Казанның төп спорт аренасында – Чистай урамында төзелеп килә торган 45 мең тамашачыга исәпләнгән “Рубин-арена” яңа стадионында уздырылачак.