(KZN.RU, 18-нче гыйнвар). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Танк боҗрасыннан Пушкин урамына кадәрге яңа юлда урнашкан Эсперанто ур. – Тихомирнов ур. ике катлы транспорт чишелеш барышын тикшерде һәм подрядчыларга эш темпларыннан канәгатьсезлеген җиткерде.
Эш барышын тикшерүдә Мэр белән бергә беренче вице-мэр Иршат Минкин, Казан Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, “Волгомост «Мостоотряд №3” ААҖ башлыгы Антон Гурьянов һәм “Стройхимсервис” ҖЧҖ генераль директоры Сергей Мак катнашты.
Илсур Метшин подрядчыларга биргән вәгъдәләрен – 2012 ел ахырына эш хәрәкәтен ачып җибәрү турындагы сүзләрен искә төшерде. “Эш бармый дип әйтеп булмый, әмма канәгатьләшнерлек дәрҗәдә түгел. Җәен сүтелмәгән йортлар комачаулады, хәзер минус егерме градуста – салкын, февраль дә кызу булмаячак. Әмма вәгъдә бирдегез икән, вакытында үтәгез”, - дип мөрәҗәгать итте Мэр подрядчыларга. Алар, үз чиратында, эш темпларын киметергә мәҗбүр иткән грунтның катлаулы характерыннан зарланды.
Хәзерге вакытта чишелешнең төп конструкциясе корылган һәм бетон салынган, кирәкле тикшерүләр үткәрелгән, асфальтның түбән катламы җәелгәнлеген хәбәр итте Антон Гурьянов. Якын арада Вишневский урамыннан һәм Әмәт поселогы ягыннан керү урыннарын оештырасы, коймалар һәм ут баганалары урнаштырасы бар. Көннәр җылыту белән асфальтобетонның вак таш һәм мастикадан торган югары катламы җәеләчәк, юл тамгалары төшереләчәк һәм төзекләндерү эшләре алып барылачак.
Сергей Мак хәбәр иткәнчә, “Стройхимсервис” май башына магистральнең Луковский урамыннан Пушкин урамына кадәрге участогын тәмамлаячак. Хәзерге вакытта анда асфальтның ике катламы җәелгән, февральдә ут баганалары урнаштырылуы планлаштырыла.
Илсур Метшин техник күзәтү хезмәтенә ут баганалары урнаштыруда контрольне көчәйтергә кушты.
Юлның Танк боҗрасыннан алып Пушкин урамына кадәрге участокларында эш хәрәкәтен этаплап, февраль аеннан башлап ачарга планлаштыралар. Хәрәкәт көчле булган Сәлимҗанов, Павлюхин урамнары һәм Оренбург трактына дублер булачак яңа магистраль тулысынча 2013 елның җәенә әзер булачак.