Бинада гомумтөзү эшләре тәмамланган, фасадка отделка эшләре, эчке отделка, вентиляция урнаштыру эшләре бара
(KZN.RU, 17-нче гыйнвар). Азино микрорайонындагы Хәйдәр Бигичев урамында төзелә торган балалар поликлиникасы агымдагы елның июнь аенда беренче нәни пациентларын кабул итәчәк. Дәвалау учреждениесенең төзелеше барышы белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин танышты.
Хәзерге вакытта 20-нче олылар поликлиникасының ике бүлмәсендә Азинодагы 26 мең балага медицина хезмәте күрсәтелә, покликлиника сменага 90 кеше кабул итә ала. Яңа поликлиниканы төзү эше 2008 елда, 20-нче олылар поликлиникасының яңа бинасын куллануга тапшыруга, башланган. Кризис аркасында эшләр берникадәр тукталып торган, әмма узган елның апрель аеннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән эш дәвам итте.
Хәзерге вакытта бина пыяла белән тышланган, фасад эшләре тәмамланып килә, җылыту эшләре җайланган, соңгысы исә эчке отделка эшләрен башкару мөмкинлеген бирә, вентиляция урнаштыру эшләре бара. Барлык төзү-монтаж эшләре вакытында башкарылачак, дип ышандырдылар Мэрны.
Гомуми мәйданы якынча 10 мең кв.м булган 4 катлы корылма (төзү номеры 2-43) сменага 280 кеше кабул итүгә исәпләнгән. Поликлиника базасында якында урнашкан “Азино-1” һәм “Азино-2” микрорайоннарында һәм аннан ераграк микрорайоннарда яшәгән балаларны да кабул итәчәк травматология пункты урнаштыру планлаштырыла. Поликлиникада якынча 200 хезмәткәр эшләячәк.
Шәһәр башлыгы клиниканың эчке бүлмәләрен, якындагы территориясен карап чыкты, бина фасадының төс ягыннан кабул ителгән карарны бәяләде.
Илсур Метшин төзелешне вакытында тәмамлаудан кала, поликлиниканы тар белгечләр һәм педиатрлар белән тәэмин итүнең мөһим мәсьәлә икәнлеген искә төшерде. Муниципаль медицина учреждениеләрендә җитмәгән медицина хезмәткәткәрләренә стимул бирүнең бер юлы итеп шәһәр башлыгы алар өчен аренда торагы салуны атады. Мэр әлеге мәсьәләне җентекләбрәк башкарырга кушты.
“Бу поликлиниканы Азинода яшәүче 26 мең сабый көтә, аның Балалар яклау көненә ачылуы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм булсын”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.