«15 ел эчендә Казанда парклар һәм скверлар мәйданы биш тапкырга артты һәм бүгенге көндә 627 гектар тәшкил итә. Ел саен без яңа территорияне төзекләндерү эшләренә тотынабыз, быел без биш киңлекне яңартачакбыз. Шуларның берсе – Пушкин урамындагы Ленин бакчасында урнашкан Бутлеров һәйкәле каршындагы мәйдан. Бу яшьләрнең яраткан ял итү урыннарының берсе, шуңа күрә монда кеше агымы зур – Казан Федераль Университеты, Жиганов исемендәге Казан консерваториясе студентлары паркны үтеп йөри. Күрше паркны, «Черек күл» паркын без тәртипкә китердек инде. Әйдәгез, хәзер бу урынны да үзгәртеп, шәһәрлеләребезне һәм шәһәр кунакларын шатландырыйк, гүзәл шәһәребезне тагын да матуррак, яхшырак, халкыбызга уңайлырак итик», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Төзекләндерү проекты буенча Бутлеров һәйкәле каршындагы мәйданда ял итү зонасы барлыкка киләчәк. Моннан тыш планга территорияне яшелләндерү эшләре дә кертелгән: автомат су сиптерү системасы булган чирәм җәячәкләр, 15 эре агач, 800 куак утыртачаклар. Бутлеров һәйкәле янында аңа багышланган мәгълүмати такта куелачак. Мәйдан буйлап 50 данә кече архитектура җиһазлары, күзәтү камерасы, заманча урам яктырту терәкләре, һәйкәлдә һәм агачларда декоратив яктырткычлар урнаштырылачак.
Транспорт йөрү юлын үзгәртәчәкләр. Нужин урамыннан «Уникс» мәдәни-спорт комплексына таба менү мөмкин булачак, әмма төшү юлы ябылачак – автомобильләр өчен юл бер яктан йөри торганга әйләнәчәк. Яңа схема бу юлда бөкеләрне бетерергә, һәм җәяүлеләргә уңайлы хәрәкәт итәргә ярдәм итәчәк, дип аңлатты «Казан шәһәрен үстерү институты» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Алексей Горбунов.
Мәйданның иске өслеген алыштырырга ниятлиләр, пандусларда һәм баскычларда гранит эшләре планлаштырылган. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял итү паркында әлеге тәҗрибә сыналган һәм үрнәк итеп алынган. Эшләр түшәлгән ташны сүтү һәм төзекләндерү эшләре барган урында табылган челтәрләрне күчерүдән башланачак.
«Пушкин урамы буйлап күп машина уза, шуңа күрә әлеге урын матур һәм чиста булса күңеллерәк», – дип уртаклаша шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова.
Мәйданны тикшерүдә шулай ук Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, Вахитов һәм Идел буе районары башлыгы Альберт Салихов, Казанны үстерү институты директоры Алексей Горбунов, Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова катнашкан.
Исегезгә төшерәбез, Горький исемендәге паркның 90 еллыгына яңа күзәтү мәйданчыгы төзеләчәк, Серов урамындагы инклюзив бульварны төзекләндерүнең дүртенче чираты тәмамланачак, «Тәбриз» скверында уен мәйданчыгын төзү эшләре башланачак һәм җәяүлеләр өчен уңайлы юллар салыначак.