Илсур Метшин: «Пасха бәйрәме рухи яктан яңаруга, чистаруга, баюга ярдәм итә һәм йөрәкләрдә яхшылыкка ышаныч уята»
KZN.RU
Казан мэры Илсур Метшин православие дине вәкилләрен Христосның Яңадан туу бәйрәме белән котлады.
«Хөрмәтле казанлылар!
Шәһәребезнең барлык православие христианнарын Христосның Яңадан туу бәйрәме – Пасха бәйрәме белән ихластан котлыйм!
Ике мең ел дәвамында Бөек Пасха бәйрәме рухи яктан яңаруга, чистаруга, баюга ярдәм итә, йөрәкләрдә яхшылыкка ышаныч уята һәм тормышны мәгънә белән тулыландыра.
Пасха гыйбадәтләре дин тотучыларны теләктәшлек һәм игелек, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлек, якыннары турында кайгырту кебек мәңгелек әхлакый кыйммәтләр тирәсендә берләштерә, буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләргә тартылырга илһамландыра.
Казанның христиан җәмгыяте үзенең иҗади, фидакарь эшчәнлеге белән бай тарихи һәм мәдәни мирасыбызны саклауга, диннәр һәм милләтара мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш кертә.
Бу истәлекле бәйрәм көнендә Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек һәм игелекле эшләрегездә уңышлар телим. Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык, мәхәббәт һәм иман хөкем сөрсен!», – диелә котлауда.