Казанда бу елны торак фондын капиталь төзекләндерү
программасына кертелгән 163 объектның 63 ендә төзекләндерү эшләре алып барыла. 13
йортта исә эшләр тәмамланган. Бүген Казан мэры Илсур Метшин Совет районының 8
Март урамында урнашкан 11 нче йорттагы эшләр барышын тикшерде. 1962 елда
төзелгән бина тулысынча яңартыла: биредә фасад, түбә һәм инженерлык челтәрләре
торгызыла. Капиталь эшләр тәмамланганнан соң идарәче компания подъездларны төзекләндерәчәк.
«Торак фондын яңарту – безнең өчен өстенлекле
бурычларның берсе, әлеге юнәлеш буенча эш 2026 елда да үзенең актуальлеген
югалтмаячак. Республикабыз рәисенә ярдәме өчен рәхмәтлемен: икътисади яктан катлаулы
вакыт булуга карамастан, капиталь төзекләндерү программаларының берсе дә
туктатылмады, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин. – 8 Март урамындагы әлеге йортның
төзелгәненә 64 ел вакыт узган һәм халык төзекләндерү эшләрен бик озак көтте.
Хәзерге вакытта биредә түбә, фасад һәм инженерлык челтәрләре тулысынча тәртипкә
китерелә. Эшләр катгый рәвештә график буенча алып барыла. Бу елны без программа
буенча күпфатирлы 163 йортны төзекләндерергә тиеш, шуларның 13 ендә эшләр тәмамланган
инде. Бу елны эшләрне шактый иртә башладык, һәм мин шәһәр халкына проектлар
буенча фикер алышуда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәм. Эш төрләренең
барысы да милекчеләр белән алдан килештерелгән, шуңа күрә без төзекләндерү
эшләре барышында аларның конструктив тәкъдимнәрен истә тотабыз».
Биш катлы кирпеч йорт 1962 елда төзелгән. Өч
подъездлы йорт 60 фатирдан тора. Йорт салынганнан бирле ул бер тапкыр да
төзекләндерелмәгән. Бу елгы эшләр биредә тәүге тапкыр үткәрелә торган
төзекләндерү чарасы. Эшләрне «Пак-Групп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте подряд
оешмасы башкара. Капиталь төзекләндерү эшләренең гомуми бәясе 45,25 миллион сум
дип бәяләнә, шуның 42,9 миллион сумы турыдан-туры төзелеш-монтаж эшләренә
юнәлдерелә. Февраль аенда башланган эшләр 30 процентка үтәлгән. Түбә алыштыру буенча
төп эшләр тәмамланган: агач терәкләр утыртылган, гидроизоляция җәелгән, калай
белән каплау өчен җылыткыч материал кайтканын көтәләр. Шул ук вакытта тышкы
эшләр дә алып барыла: тәрәзәләр алыштырылган, осталар бераз соңрак яңа керү
ишекләрен урнаштырачак. Инженерлык челтәрләрен алыштыру эшләре (электрика,
салкын су белән тәэмин итү, канализация) уртача 50 процентка башкарылган.
Йортның тышкы ягы 2023 елда капиталь төзекләндерү эшләре
үткәрелгән күрше бина белән бердәм архитектура стилендә яңартылачак. Башта аны
«юеш» ысул белән төзекләндерәчәкләр – әлеге ысул диварга ябыштырыла торган материал
катламнарының бер-берсенә тыгыз ятуын күздә тота торган күпкатлы җылыту
технологиясе ул. Шуннан соң диварлар көрән төс белән буялачак. Балконнар кызыл төстәге
металл материал белән тышланачак. Моннан тыш, подъездда яңа керү төркемнәре ясалачак.
Яңарту эшләренең комплекслы характерда булуы әһәмиятле:
узган ел янәшәдәге территория «Безнең ишегалды» республика программасы ярдәмендә
төзекләндерелгән. Әлеге капиталь эшләр тәмамланганнан соң, идарәче компания
подъездларны төзекләндерү эшләренә керешәчәк.
Бу елны торакны капиталь төзекләндерү программасына
күпфатирлы 163 йорт кертелгән. 63 объектта төзекләндерү эшләре башланган. 13
бинада эшләр инде тулысынча тәмамланган – аларда төтен чыгу юллары
алыштырылган. Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Республикасы җитәкчелеге
ярдәме белән торакны капиталь төзекләндерү программасына торгызу чараларын кертү
турында карар кабул ителгән иде.
Сезонга әзерлек эшләре алдан ук алып барылган:
шәһәрнең барлык районнарында аукционнар үткәрелгән һәм подрядчылар сайланган.
Март башында бирелгән мәгълүматларга караганда, Казан буенча гомуми еллык план
үтәлеше 15 процентны тәшкил итә.
График буенча, сезонлы эшләр 15 августка кадәр
тәмамланырга тиеш, объектларны файдалануга тапшыруның соңгы срогы 15 сентябрьгә
билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, узган ел 179 йорт төзекләндерелгән,
капиталь төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле Казанда 4
меңнән артык күпфатирлы йорт яңартылган.