Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә
яшәүче гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
«Сөекле ханымнар!
Сезне Халыкара хатын-кызлар көне
белән чын күңелдән котлыйм!
8 Март – ул яз бәйрәме,
табигатьнең уяну мизгелләре, тормышыбызны бизәп, безне бәхетле итә торган көчле
хис-кичерешләр чагылышы. Сез – кешелекнең гүзәл яртысы – елмаюларыгыз,
сөйкемлелегегез һәм матурлыгыгыз белән дөньяны яктыртып, нәфислегегез һәм
назлылыгыгыз белән безне сокландырасыз.
Иң яхшы сыйфатларны үзегезгә
туплап, сез чиксез игелек, зирәклек һәм чын гүзәллек өлгесе булып торасыз. Якыннарыгыз
турында даими кайгыртуыгыз һәм гаилә кыйммәтләренә тугры булуыгыз җәмгыятьтәге тулы
мәдәниятләрне һәм халыкларны гасырлар дәвамында берләштергән иң мөһим
традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклап калырга, аларны буыннан-буынга
тапшырырга ярдәм итә.
Сез гаилә учагы җылысын саклыйсыз,
мәхәббәт һәм наз бүләк итәсез, шул ук вакытта һөнәри эшчәнлегегездә зур
уңышларга ирешеп, безгә, ир-атларга, барлык башлангычларда теләктәш булып, зур
эшләргә илһамландырасыз. Сез, якыннарыгыз өчен горурлык хисләре уятып, тормышыбызның
барлык өлкәләренә үзегездән биниһая зур өлеш кертәсез.
Әлеге күркәм язгы бәйрәмдә Сезгә
нык сәламәтлек, бәхет һәм җан тынычлыгы телим! Һәр көнегез матур мизгелләргә
бай булсын, иң яшерен теләкләрегез чынга ашсын. Сезгә шатлык һәм кояшлы көннәр!»,
- диелә котлауда.