Казанда күпфатирлы йортлар түбәсендәге 21 котельныйны төзекләндерергә кирәк
Денис Гордийко
Казанның 21 күпфатирлы йортында
түбәләргә куелган, автоном режимда эшли торган котельныйларның җайланмалары
төзексез булуы ачыкланган. Әлеге четерекле мәсьәлә аркасында кышкы чорда
җылылык белән тәэмин итү эшендә өзеклекләр килеп чыгарга мөмкин һәм алардан
файдалану өчен рөхсәт документларын алуны кыенлаштыра. Казан шәһәре Думасының
хисап сессиясендә мәсьәләне Казан мэры Илсур Метшин күтәрде.
«Җайланмалар сафтан чыга, комплект детальләре җитештерүдән алынган. Әлеге
күренеш кышкы чорда җылылык белән тәэмин итү эшендә өзеклекләр китереп чыгарырга
мөмкин һәм алардан файдалану өчен рөхсәт документларын алуны кыенлаштыра», -
дип хәбәр итте Илсур Метшин һәм республика җитәкчелегеннән әлеге мәсьәләгә игътибар
итүләрен сорады.
Сүз уңаеннан, бу елны республика
ярдәме белән капиталь төзекләндерү программасына газ колонкасы булган 37 йорт
кертелгән, аларда вентиляция каналлары һәм төтен чыгу юллары төзекләндереләчәк.
Гомумән алганда, 2025 елда
Казанда 4 миллиард сумнан артыграк бәягә 224 йорт капиталь төзекләндерелгән, 141
йортта норматив хезмәт срогын тулысынча үтәгән 457 лифт алыштырылган. Болар
барысы да аварияләр санын киметергә һәм күпфатирлы йортларда яшәүнең
куркынычсызлыгын арттырырга ярдәм иткән.