Казан мэры Илсур Метшин Казан
шәһәре Думасының VI сессиясе барышында мәгариф учреждениеләрен яңарту буенча әһәмиятле
программа нәтиҗәләре хакында сөйләде. Татарстан Республикасы
рәисе ярдәмендә шәһәрнең мәктәп
ашханәләрендәге чиратлар мәсьәләсе хәл ителгән
һәм йөздән артык спорт залы яңартылган. Алга таба мәктәп
ишегаллары төзекләндереләчәк һәм заманча белем
бирү мохитен
булдыру мәсьәләсе карала.
«Бердәм Россия» фракциясе
депутаты Эльвира Наумованың уку йортларында капиталь төзекләндерү перспективалары
турындагы соравына җавап биреп, мэр бу елны Казанда мәктәп ашханәләрен
тулысынча модернизацияләү эшләренең тәмамлануын билгеләп үтте. Мәктәпләрдә 5,5
мең өстәмә утырту урыны булдырылган, хәзер шәһәр мәктәпләренең 70 процентында төшке
аш циклы 3,5–4 сменадан тора. Чагыштыру өчен: төзекләндерү эшләре башкарылганчы
кайбер учреждениеләрдә әлеге процесс 19 сменага сузылган.
Мәктәпләрдә ашханәләрне яңарту
белән бергә спорт заллары да камилләштерелә.
«Соңгы биш елда без
100 дән артык спорт залын яңарттык. Бүгенге көндә Казандагы 192 мәктәпнең 44е яңа
төзелгән, 137 се капиталь төзекләндерелгән. Шулай да эш дәвам итә: без тагын 60
ка якын залны яңартырга тиеш», - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Мэр якын киләчәктә шәһәрнең
мәктәп инфраструктурасын яңартуга игътибар бирә алачагына ышаныч белдерде.
Биналарны төзекләндерүдән тыш, мәктәп ишегалларын яңарту һәм заманча белем бирү
мохите булдыру өстенлекле эш юнәлеше булып тора.