Казан мэры Илсур Метшин ТР башкаласында яшәүчеләрне, хәрбиләрне һәм ветераннарны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
«Кадерле казанлылар!
Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Батырлык, ныклык, Ватанга фидакарь хезмәт итү символы булган бу бәйрәм һәрвакытта да илебезнең намусын һәм азатлыгын яклаучыларга, аның куәтен һәм данын ныгытучыларга, яшь буыннарга каһарманлык гадәтләрен тапшыручыларга хөрмәт билгесе булып тора.
23 февраль – халкыбызның батырлыклары һәм казанышлары белән тулы күп гасырлык тарихка әверелгән чын ватанпәрвәрлек көне. Без кыюлык һәм фидакарьлек, какшамас рух һәм үз җиренә тугрылык үрнәгенә әверелгән Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, ветераннарны искә алабыз һәм хөрмәт итәбез.
Нәкъ менә шушы сыйфатларны аларның оныклары Һәм оныкчыклары үзләренә сеңдергән, алар бүген махсус хәрби операция кырларында Россиядә тынычлыкны саклыйлар, гадәти әхлакый кыйммәтләргә, төрле халыкларның тигезлеге һәм үзара хөрмәте кагыйдәләренә нигезләнгән гадел дөнья төзелеше булдыруга ярдәм итәләр, без моның белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Бу истәлекле көндә Сезгә чын күңелдән корычтай сәламәтлек, иминлек, бәхет, тынычлык, яхшылык һәм рухи ныклык телим!», – диелә котлауда.