
Казанда быел Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерүнең өченче чираты башланачак. Эшләр Мәрҗани урамының Назарбаев урамыннан Зәйни Солтан урамына кадәрге өлешен үз эченә алачак. Нәтиҗәдә сулык тирәсендә 5 км озынлыктагы өзлексез җәяүлеләр маршруты төзеләчәк һәм яр буендагы кварталлар белән элемтә яхшырачак. Проектны бүген Г.Камал исемендәге яңа театр бинасында Казан мэры Илсур Метшинга һәм журналистларга тәкъдим иттеләр.
«Кабан күле тирәли төзекләндерү судагы түгәрәкләрне хәтерләтә»
Илсур Метшин Кабан күле тирәсен төзекләндерү тарихын искә төшерде, ул моннан ике дистә ел элек башланган иде. Ул ассызыклаганча, территория үсеше шәһәрнең йөзен генә түгел, янәшәдәге кварталларның икътисадын да үзгәртә.
«Кабан күле тирәсен төзекләндерү судагы түгәрәкләрне хәтерләтә. Без бу эшне 2007 елда ук Г.Камал исемендәге иске театр буендагы фонтан янында башладылар. Аннары Иске Татар бистәсен торгызу этабы булды: коммуналь фатирларны күчерү, тарихи объектларны төзекләндерү, Универсиадага беренче кунакханә һәм рестораннар ачу. Соңрак, республика рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Халыкара конкурс уздырылды, аны Россия-Кытай консорциумы отты, яр буеның беренче өлеше – «Татэнерго»дан алып Г.Камал театрының яңа бинасына кадәр барлыкка килде. Шуннан соң без Назарбаев урамыннан алып Вахитов мәйданына кадәр күперне төзекләндердек.
Бүген Кабан күле – боҗралы биш километрлы маршрут. Бу Россиядә төзекләндерелгән иң зур күл яры буе зонасы, аңа ел саен 1,2 млн кеше килә.
Һәм мин республикабыз рәисенә рәхмәт белдерәсем килә, илебез өчен иң катлаулы вакытта яр буен төзекләндерү дәвам иттереләчәк дигән карар кабул ителде. Без туктамыйбыз, алга таба иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүне дәвам итәбез. Алда берничә этапта зур эш тора, әмма бу эшләрнең нәтиҗәсе моңа лаек. Бу алыштыргысыз проект: төзекләндерү башланды инде. Аның техник һәм инженерлык өлешләренең күчкрмәләре юк.
Безнең бурыч – әйләнә-тирә мохитне төзекләндерү, Иске Татар бистәсе аша элемтә үткәрү һәм яр буен Порт урамы белән тоташтыру. Һади Такташ урамы үзгәрә, быел без йортларның тышкы кыяфәтләрен үзгәртәбез, ишегалды территорияләрен тәртипкә китердек инде, күчемсез милек бәяләре арта. Элек күгәргән гаражлар торган урыннарда төзүсе ширкәтләр Кабан күле территориясен бизәячәк заманча торак, коммерция мәйданнары төзи. Мондый яңарыш районның күренешен тамырдан үзгәртә, территориянең кыйммәте үсә», – диде Илсур Метшин өченче чиратны төзекләндерү проектын тәкъдир итү алдыннан.
Фонтан проекты, җәяүлеләр зонасы һәм челтәрләрне яңарту: 2026 елда яр буен нинди үзгәрешләр көтә
Г.Камал исемендәге яңа театрда ТР шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Нагуманова төзекләндерү өлгеләрен тәкъдим итте. Яр буендагы өченче чиратны төзекләндерү проекты берничә елга исәпләнгән. Беренче үзгәрешләрне халык 2026 елда ук яр буеның түбәнге дәрәҗәсендә якынча километр ярым озынлыкта күрәчәк. Монда киңлекне бердәм җәяүлеләр линиясенә тоташтырачаклар. Су өстендә Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле, КСК һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары тирәсендә уңайлы төшү урыннары булган җәяүле зона ясалачак. Күнче урамында күзәтү мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
Шул ук вакытта белгечләр өске катлам инженерлык инфраструктурасын яңартуга керешәчәкләр: электр, су, яңгыр һәм көнкүреш канализация челтәрләрен алыштырачаклар.
Яңартылган яр буендагы төп элементларның берсе Г.Камал театрының яңа бинасы каршындагы якты музыка фонтаны булырга тиеш. Шәһәр башлыгы Илсур Метшин бу фикернең илдә иң югары тәҗрибәлеләр белән, шул исәптән Сбербанк партнерлары катнашында тормышка ашырылуы турында сөйләде.
«Без Герман Греф белән ул монда булганда сөйләштек. Ул илдә иң яхшы проектларны гамәлгә ашыручы кешеләрнең берсе, аларның саны инде дистәләрчә исәпләнә. Казан да бу бәхетле исемлеккә эләгер дип өметләнәбез, – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин. – Иң заманча технологияләр кулланылачак, шуңа күрә аларны тормышка ашыру вакыт таләп итә: җиһазларны проектлау һәм ясау өчен генә дә алты-җиде ай вакыт китәчәк. Без театр ягыннан да, яр буеннан да табигать күренеше белән сокланырга мөмкинлек бирәчәк күзәтү мәйданчыгын булдырачакбыз. Әмма, минем карашка, иң тәэсирле күренеш көндез дә, кичен дә фонтанга нәкъ менә театр бинасы фонында ачылачак».
Транспорт системасын һәм су бакчаларын үзгәртү: 2027 елда яр буенда нәрсә яхшыртылачак
2027 елдан 2030 елга кадәр Мәрҗани урамының 1,6 гектар мәйданлы өске катламын төзекләндерү планлаштырыла. Монда җәяүлеләр өчен куркынычсыз һәм уңайлы мохит оештырылачак, транспорт схемасын яңадан караячаклар: юлда бер яклы хәрәкәт оештыру планлаштырыла, тротуарлар киңәйтеләчәк, велосипед хәрәкәте тәртипкә китереләчәк һәм машина кую урыннары саны артачак. Маршрут буенда суны табигый сөзү өчен су бакчалары булдырылачак. Өстәмә яшелләндерү күләгә һәм уңайлы климат тәэмин итәчәк.
Аскы катламда күлгә һәм Г.Камалның яңа бинасына караган өстәмә күзәтү мәйданчыклары, ә Мәрҗани һәм Әхтәмов урамнары киселешендә амфитеатр төзеләчәк. Төп нокталарның берсе Петцольд заводы янындагы мәйдан булачак, хәзер аны кунакханә-ресторан кластеры итеп төзекләндерәләр – аннан турыдан-туры суга төшү каралган.
Яр буе елның теләгән вакытында актив ял итү өчен уңайлы булачак. Яр буендагы күренеш тарихи контекстка бәйле рәвештә үзгәрәчәк. Иске Татар бистәсе территориясендә тәңгәллекне саклауга басым ясалачак. Бизәкләүдә агач һәм табигый материаллар өстенлек итәчәк. Сәнәгать зоналарына таба алга киткән саен дизайн катгыйрак булачак. Бизәүдә сәнәгать текстуралар – клинкер кирпече һәм металл корылмалар кулланыла.
Проектны тәкъдирләгәндә уңайлы мохит мәсьәләсе күтәрелде. Экскурсия җәмәгатьчелеге вәкилләре Иске Татар бистәсендәге маршрутларның проблемалы участокларын күрсәттеләр, алар аз хәрәкәтләнүче шәһәр кешеләре һәм коляскалы ата-аналар өчен аеруча катлаулы.
«Без инклюзиягә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шул исәптән туристлар белән эшләүгә даими игътибар бирәбез, әмма мин сезнең белән тулысынча килешәм: әлеге юнәлешләргә кагылышлы төзелешләр күбрәк булырга тиеш. Минем тәкъдимем шундый: хезмәттәшләрегезне җыегыз, якын арада без бергә бу маршрут буенча җәяү йөрербез. Сез миңа барлык нечкәлекләрне күрсәтерсез, без аларны этаплап тормышка ашыра башларбыз», – дип вәгъдә итте Илсур Метшин.
Территория үсешенә өстәмә җәлеп итүчән урынны Урта Кабан ярында – зооботаника бакчасының тарихи өлеше каршында урнашкан эре иҗади кластер бирәчәк. Мэр сүзләренчә, инвестор елның беренче яртысында ук тәкъдим итәргә вәгъдә иткән өлге тәкъдимнәрен әзерли.
«Бу язда ук, мин ышанам, без иҗат бергәлекләре белән бергә барлык мәдәни институтларны бу территория үсешенә ничек җәлеп итәчәгебезне күз алдына китерә алачакбыз. Парапетлар һәм төзелеш белән шөгыльләнү генә түгел, ә бу киңлекнең кабатланмас тарихи, мәдәни һәм дини эчтәлегенә таяну, аны аңлаешлы итү, иҗади сәнәгатьләрнең кирәкле продуктына әверелдерү мөһим. Ышанам ки, сезгә без хәзер нәрсә әзерлибез һәм уйлап табабыз, шул ошаячак», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.