Казан мэры Горький шоссесы дублеры төзелешенең бу елны дәвам итәчәге хакында хәбәр итте
Марат Мөгыйнов
2026 елда Горький шоссесының
дублерын төзү кысаларында 1,8 чакрымга сузылган яңа участокны сузу эшләре планга
кертелгән. Юл магистральне Идел буе урамы белән тоташтырачак, бу исә көчле транспорт
агымын җайга салырга һәм Барлык диннәр гыйбадәтханәсе янындагы тимер юл кичүендә
машиналар хәрәкәтен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә
Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Дублер акрынлап М-7 трассасына
якынлаша. Ул алдагы елларга нәкъ менә әлеге трасса белән тоташырга тиеш тә. Республика
рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка әлеге мәсьәләне хуплавы һәм шәхси контрольдә
тотуы өчен рәхмәт белдерәм. Катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, без эре
инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез», - дип ассызыклады
шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Горький
шоссесы дублерын төзү эшләре 2021 елда башланган иде. Әлеге дублерның беренче
чиратын төзү эшләре ике участокка бүлеп алып барылды. Несмелов урамыннан
Адмирал буасына кадәр салынган беренче участокның озынлыгы 1,5 чакрымны тәшкил
итә, ул 2021 елда төзелгән. Адмирал буасыннан Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә
кадәр сузылган икенче участокның озынлыгы – 4,7 чакрым. Дублерның әлеге өлеше 2023
елда ачылган. Юл буенда тротуарлар һәм велосипед юлы эшләнгән.