Бүген Казан Ратушасында Казан
мэры Илсур Метшин шәһәрнең студентлар берлеге активистлары белән очрашты. Катнашучылар иҗтимагый, иҗади һәм волонтерлык проектлары, шулай ук Татарстан башкаласында
яшьләр мохитен үстерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр турында фикер алыштылар. Очрашу
барышында БРИКС+ илләре Студентлары советын булдыру, шулай ук тәҗрибәләр
белән алмашу мәйданчыгы буларак, волонтерлар өчен җәйге кампус уздыру турында карар кабул ителде.
Студентлар берләшмәсе өчен Совет
«Казан Лев Толстой һәм Владимир Ленин заманнарыннан ук студентлар шәһәре булды һәм һәрвакыт шулай булып калачак та. Кайда гына булсам да, «Казан» сүзен ишетүгә, университетны искә төшерәләр. Әлеге күркәм
уку йорты император
Александр I указы белән булдырылган – һәм нәкъ менә шушы гамәл Казанның студентлар шәһәре буларак алдагы үсешен билгели, - дип аңлатты шәһәр мэры Илсур Метшин. – Бүгенге
көндә Казаныбыз горурлыгы булырдай шундый ачык йөзле, талантлы, чиста күңелле һәм намуслы
егет-кызларның биредә укуын
күрүемә чиксез шатмын. Очрашуга килүегезгә һәм шәһәрнең студентлар тормышын үтә дә ямьле
итүегезгә, иҗат белән янып
яшәвегезгә рәхмәт
белдерәм. Сезнең ярдәм белән Казан тагын да матуррак һәм уңайлырак шәһәргә
әверелә бара. Яңа абитуриентларга һәм барлык халыкка без: Казанга рәхим итегез, дибез!».
Студентлар үзидарәсе үсеше
турында Казан федераль университеты студенты, укучылар Советы координаторы һәм
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Федераль советта Татарстан вәкиле
Диана Дурновцева сөйләде. Ул – зур бәйгеләрдә җиңүче һәм проектларны гамәлгә
ашыру буенча грантлар иясе. Диана Дурновцева Казанның Студентлар берләшмәсе советын
төзергә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бүген шәһәрдә дистәләгән актив
бергәлекләр эшли – волонтерлык үзәкләре, патриот клублары, иҗади һәм социаль
берләшмәләр, – әмма әлегә аларны үзара бәйли торган бердәм мәйданчык юк.
Яңа совет, алдан уйланганча,
тәҗрибә уртаклашу, уртак проектлар һәм студентларның тәкъдимнәренә ярдәм итү киңлеге
булачак, шулай ук ул шәһәр белән турыдан-туры элемтә урнаштырырга ярдәм итәчәк.
Анда нәкъ
менә югары уку йортларының иҗтимагый оешмалары вәкилләре – студентлар берләшмәсе
белән бергә, төрле
үзәкләр һәм клублар да керә алачак.
«Без әлеге Советның тәҗрибә уртаклашу, студентларның тәкъдимнәренә
ярдәм итү
һәм шәһәр мохитен яхшырту өчен куәтле мәйданчык булачагына
ышанабыз. Активистлар исеменнән Илсур Рәисович, сезгә, мэрия комитетлары белән
турыдан-туры хезмәттәшлек итү һәм шәһәребезгә әһәмиятле проектларны гамәлгә
ашыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәм», - диде Диана Дурновцева.
Илсур Метшин әлеге тәкъдимне хуплады. «Советта барлык факультет, барлык студент катламнары вәкилләренең булуын игътибар белән күзәтергә
кирәк», - диде ул.
«Хәзерге
вакытта БРИКСның һөнәри берләшмәләре бар һәм студентлар
берләшмәсе барлыкка килү мантыйкка туры килер иде»
Очрашуда чит ил студентларын Нигерия егете – Казан федераль
университетының Фундаменталь
медицина һәм биология институты студенты, Татарстан Республикасының «Елның чит ил студенты» премиясе лауреаты
Фредрик Укаегбу тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, Казан төрле илләрдән килгән яшьләр өчен уку урыны гына түгел, ә икенче
йортка әйләнә. Фредрик
моннан ике ел элек эшләнгән «BRICS-donors» волонтерлык проекты турында сөйләде: әлеге проектта, нигездә, БРИКС+ илләреннән килгән чит ил студентлары катнаша. Һәр ике атна саен алар шәһәр
үзәкләрендә кан һәм
плазма тапшыра. Ул үзе беренче тапкыр узган ел донор булган һәм әлеге тәҗрибәнең
үзе өчен аеруча әһәмиятле булуын таный. Аның сүзләренчә, студентларның күбесе
ярдәм итәргә әзер, ләкин алар моңа ничек кушылырга белми. Шуңа күрә команда
шәһәрдән мәгълүмати һәм оештыру ярдәме сорый, шулай ук БРИКС+ студентларының
яшьләр советын булдыру бик мөһим, диде Нигериядән килгән егет.
Казан мэры Илсур Метшин БРИКС+ илләре
Студентлары
советын
булдыру тәкъдимен хуплады. БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм
муниципаль берәмлекләре ассоциациясенең мактаулы рәисе буларак, ул
проектны инде март аенда – БРИКС+ шәһәрләре ассоциациясенең Нью-Делида узачак
очрашуында халыкара
көн тәртибенә чыгарырга вәгъдә итте.
«Бик яхшы тәкъдим, Фредрик. Әйдәгез аны эшлик. Без инде мартта ук Нью-Делида БРИКС+ шәһәрләре
ассоциациясендә
очрашабыз, әлеге чарага бөтен дөньядан
безнең коллегаларыбыз
җыелачак. Узган ел мондый очрашу Бразилиядә узды. Студентлар ассоциациясен
булдыру турындагы мәсьәләне халыкара көн тәртибенә ничек чыгару турында, һичшиксез, уйлашырбыз. Хәзерге вакытта
БРИКСның һөнәри берләшмәләре бар – мәсәлән,
архитекторлар ассоциациясе, һәм студентлар берләшмәсе барлыкка килү мантыйкка туры килер
иде. Әлеге тәкъдимне
программага
кертергә һәм партнерлар белән фикер алышырга тырышачакбыз», - диде Илсур Метшин.
Студентлар язы һәм театр фестивале өчен мәйданчык:
Казанда иҗади яшьләргә ярдәм итәчәкләр
Иҗат төркемнәренә кирәкле ярдәм турында Казан дәүләт
университеты студенты Милена
Әминова сөйләде. Сәхнә, репетицияләр һәм бәйгеләрнең нәрсә икәнен ул ишетеп кенә белми:
Милена – Россия Студентлар язы фестивалендә
күп тапкыр призлы урыннар
яулаучы һәм «SDVIG» театры актеры, әсәрне сәхнәгә куючы һәм режиссеры.
Бик тиздән, 22 февральдә, команда үзенең «Сдвинутый квартирник» фестивален үткәрәчәк. Казанның барлык театр төркемнәре һәм студентлары башта әлеге темага видеоэшләр
тәкъдим итәчәк. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча иң яхшы катнашучылар финалга үтәчәк. Йомгаклау этабы Казан дәүләт
энергетика университетында узачак: тамашачыларга иң яхшы эшләрне тәкъдим
итәчәкләр.
Казан илкүләм тикшеренү технология
университеты-Казан авиация
институтының яшьләр
белән эшләү бүлеге җитәкчесе Дилия Гасыймова Казан делегациясенең «Студентлар язы» фестиваленең федераль этабында җиңүе
турында сөйләде.
«Бу елны без гомуми зачетта Гран-при алдык», - дип билгеләде ул. Казан югары уку
йортларының 74 студентыннан торган делегация, Милена Әминованы да кертеп,
берьюлы берничә юнәлештә – театр, мода, проектлар менеджменты юнәлешләрендә
катнашкан.
Шәһәр башлыгы Казанда узачак алдагы «Студентлар язы»на шәхсән үзе
килергә вәгъдә итте.
Волонтерлар өчен «гадәти булмаган
формат»
Волонтерлык хәрәкәте үсеше турында Казан дәүләт
медицина университеты студенты Азалия Янтыкова – Казанның «Ел иреклесе – 2025»
премиясе җиңүчесе, «Казан волонтеры» мактау билгесе иясе һәм республика бәйгеләре лауреаты сөйләде. Ул проектларда
катнашу белән бергә, «Волонтер-медиклар»
хәрәкәтенең төбәк координаторы урынбасары буларак аларны килештерә һәм «Безнең сайлау» волонтерлык үзәген җитәкли.
Азалия сүзләренчә, команда сәламәтлек саклау өлкәсендә
грант тәкъдимнәрен гамәлгә ашыра,
мәктәп отрядларыннан алып медицина учреждениеләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән 16 эш юнәлешен җитәкли. Иреклеләр урта медицина хезмәткәрләренә
һәм
хастаханәләрдә эшләүче табибларга
ярдәм итәләр, үзләренә төп бурычларның
бер өлешен алып, шул
рәвешле белгечләргә йөкләнешне киметәләр, шулай ук хәрби госпитальләрдә һәм
ашыгыч ярдәм күрсәтә торган бүлекләрдә
эшлиләр.
Ул донорлыкка аерым игътибар бирә: бу елны үзе дә кан доноры булган һәм сөяк мие донорлары регистрына
кертелгән. Моннан тыш,
Студентлар
лигасы белән бергә активистлар
масштаблы донор акциясен башлап җибәргән, аңа шәһәрдәге югары уку йортлары да
кушылган. Очрашуда
кыз шулай ук «Казанның ел иреклесе» бәйгесен алга таба да
үстерү һәм яклау тәкъдиме белән чыкты. Бәйге гамәлдә
булган вакытта тагы да күбрәк яшьләр башкаларга ярдәмгә кушыла алачак.
Илсур Метшин рәсми бүләкләү
тантанасын читтәрәк калдырып, Казанда, төрле төбәкләрдән киләчәк волонтерлар һәм
чыгыш ясаучылар өчен тәҗрибә алмашу мәйданчыгы булган җәйге кампус форматында волонтерлар
очрашуын уздырырга тәкъдим итте:
«2013 елгы җәйге
Универсиадага кадәр без, асылда, массакүләм волонтерлыкның нәрсә икәнен белми
идек тә. Ул вакытта Казанга 160 ил вәкиле, 15 меңнән артык спортчы, меңләгән
тренер килде. Һәм, иң мөһиме – 20 мең волонтер. Аларны без 53 мең гариза
буенча сайлап алдык. Иреклеләр хәрәкәте, чын мәгънәсендә, нәкъ менә шул
вакыттан соң «чәчәк ата» башлады: әлеге хәрәкәт башта Татарстанда, аннары бөтен Россия буйлап җәелдерелде.
Соңрак илебез президенты Волонтер елын игълан итте. Һәм болар барысы да,
нигездә, Казанда башланды», - дип сөйләде
шәһәр башлыгы.
Очрашуда шулай ук Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты
рәисе Дмитрий Хвостиков катнашты.