Якшәмбе, 8 февральдә, Татарстан башкаласы үзәгендә экстремаль спорт төре булган «Текә тау. Кирмән» тау чаңгысы фестивале уздырыла. Казан Кремле диварлары янында трамплинлы профессиональ трасса ясалачак, анда Россиядән җыелган йөзләгән райдер, шул исәптән алты дөнья рекорды куйган алты яшьлек спортчы да чыгыш ясаячак. Бу хакта Башкарма комитетта узган аппарат киңәшмәсендә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
«Шәп тәкъдим. Экстремалларның әлеге карлы фестивале белән Казанда кыш тәмамланыр, һәм башка кар кирәк булмаячак, дип өметләнәм. Ялларда фестивальнең тамашачылары һәм кунаклары күп булыр, дип ышанам. Бик үзенчәлекле урын, гадәти булмаган спорт төрләре – барысы да ял көннәрен саф һавада гаилә, балалар белән уздыру һәм шундый искиткеч тамашадан ләззәт алу өчен оештырыла. Һәм рәисебезгә шундый кызыклы чаралар оештырырга мөмкинлек бирә торган «Күрше» фестивале өчен бик зур рәхмәт», - дип бәяләде фестиваль идеясен мэр Илсур Метшин.
Сноубордчылар һәм чаңгычылар махсус әзерләнгән 100 метр озынлыктагы трассадан – Казан Кирмәне диварларыннан Меңьеллык мәйданындагы җәяүлеләр юлына кадәр шуып төшә алачак. Профессиональ спортчылар өчен 20 метр биеклек аермасы һәм 5–6 метр ара үткәннән соң трамплиннары булган аерым трасса әзерләячәкләр. Проектлау һәм куркынычсызлык өчен сноупарклар булдыруда һәм экстрим чаралар уздыруда махсуслашкан тәҗрибәле шейперлар җавап бирә.
Бу елгы фестиваль яңа алымнар белән таң калдырачак: мәйданчыкка «КамАЗ-Мастер» командасының килүе көтелә, ә Меңьеллык мәйданына диңгез контейнерыннан булдырылган джип-спот – төрле катлаулылыктагы трюклар ясау өчен функциональ корылма куелачак. Әлеге киңлектә DJ BubbleGum үзенең көйләре белән халыкны «кыздырачак».
Оештыручылар, бу елгы вакыйга 500 дән артык катнашучыны берләштергән узган елгы чараны узып китәр, дип өметләнәләр.
Ярышлар җиде номинациядә: чаңгыда һәм сноубордта тизлек белән төшүдән башлап иң яхшы трюклар ясау юнәлешләре буенча уздырыла. Махсус костюмнардан булган чыгышлар һәм таудан күпләп шуып төшү күренешләре фестивальдәге иң мавыктыргыч өлешләрнең берсе булачак. Күркәм гадәт буенча, трассада «динозаврлар», «супергеройлар» һәм башка әкият геройлары чыгыш ясаячак. Тамашачы игътибарын җәлеп иткән иң яхшы образлар һәм техник әзерлекле иң яхшы сикерүчеләр партнерлардан бүләкләр алачак.
Әлеге спорт өлкәсендәге йолдызлар арасында алты дөнья рекорды куйган (дүртесе вейкборд һәм икесе сноуборд буенча) алты яшьлек Зара да бар. Шулай ук фестиваль кунаклары өчен чакырылган профессионалларның күрсәтмә чыгышлары әзерләнәчәк.
Фестиваль «Күрше» проекты кысаларында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе «Кыш көннәрендәгечә, шәп!» дип аталган кышкы чаралар үткәрү өчен грант алган. Моңа кадәр декабрьдә «Кыш бабайда кунакта» бәйрәме узган иде, «Текә тау»дан соң февральдә хоккей буенча ишегалды турниры көтелә.