StartFragment
Казанда киберкуркынычсызлык буенча махсус платформа эшли башлады. «Минем Казан/Моя Казань» порталындагы яңа бүлек интернет-җинаятьләр дулкынын туктатырга тиеш. Әлеге җинаятьләр аркасында Татарстанга китерелгән зыян күләме 5 миллиард сумнан артып киткән. Аппарат киңәшмәсендә платформаны эшләтеп җибәрү һәм киберянауларга каршы тору программасы турында «Казан шәһәр иҗтимагый үзәге» муниципаль казна учреждениесе директоры Екатерина Ямбаршева хәбәр итте.
«Киберҗинаятьчелек – замана чире. Зур суммада китерелгән зыян теләсә кайсы гаилә өчен, теләсә кайсы очрак өчен шәхси фаҗигага әйләнә. Кызганычка каршы, барыбыз да: балаларыбыз, әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз куркыныч астында. Өлкән буын аеруча яклаусыз кала – аларның иммунитеты, тиешле белемнәре һәм компетенцияләре юк. Без теге яки бу мәсьәләне хәл итүгә системалы якын килү буенча берничә тапкыр мәйданчык булдык һәм үрнәк булып хезмәт итә алабыз», - дип шәрехләде портал эшен мэр Илсур Метшин.
StartFragment
Яңа ресурс шәһәр халкының цифрлы грамоталылыгын арттыру өчен белем базасы буларак проектланган. Бүлектә аккаунтларны ничек сакларга кирәген аңлаткан күрсәтмәләр, гаджетларны куллану буенча файдалы киңәшләр һәм кирәкле элемтә чыганаклары белән танышырга була. Элемтәгә керү чыганакларына аерым игътибар бирелгән: төп биттә полиция хезмәткәрләре белән элемтәгә керү өчен кайнар линия хезмәтенең телефон номерлары, шулай ук оператив консультацияләр өчен Казан мэриясендәге шалтырату үзәгенең телефон номеры урнаштырылган.
Әлеге проектны эшләүчеләр шәһәр кешеләренең үз башыннан үткән аноним тарихларны туплаган. Мәсәлән, «банк хезмәткәре» тарафыннан алданган хатын-кыз яки вирус белән онлайн-уен тозагына эләккән мәктәп укучысы тарихы. Әлеге кейслар, башкалар тәҗрибәсеннән гыйбрәт алып, хаталар ясамаска өйрәтә. Аларны булдырмый калу юлларын аңлата. Алынган күнекмәләрне кулланучылар интерактив викторина ярдәмендә ныгыта ала.
Платформаны булдыру кирәклеге борчылырлык статистика белән бәйле. Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте мәгълүматлары буенча, 2025 елда Россиядә 1,5 миллионнан артык кибермошенниклык очрагы теркәлгән.
Җинаятьчеләр өчен пенсия яшендәгеләр түгел, ә бәлки эшкә сәләтле гражданнар кызыклы булып кала. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, зыян күрүчеләрнең 63 проценты – 18 яшьтән 49 яшькә кадәрге кешеләр. Шуңа да карамастан, социаль яктан якланмаган категорияләр риск төркемендә кала: хисап чорында 3 меңнән артык пенсионер, 311 инвалид һәм 211 балигъ булмаган кеше явыз ниятле затлар корбаны булган. Зыян күрүчеләрнең күбесе – хатын-кызлар.
Җинаятьчеләр дипфейклар – ялган видео- һәм тавыш хәбәрләре булдыру өчен нейрочелтәрләрне актив куллана. Казанда хакимият образын кулланып шәхси мәгълүматларны урлау (фишинг ясау) омтылышлары теркәлгән инде: мошенниклар шәһәр мэры исеменнән ялган видеокиңәшмәгә чакыру хәбәрнамәләре җибәргән. Сылтама буенча күчкәндә шәһәр башлыгы кыяфәтендә аның тавышы белән сөйли башлаганнар, болай эшләү җинаятьчеләргә кулланучыларның шәхси мәгълүматларын урларга ярдәм итә.
Онлайн бүлекне эшләтеп җибәрү – киң колачлы программаның беренче этабы гына, дип ассызыклады Екатерина Ямбаршева. 2026 ел дәвамында Казан мэры һәм Татарстан Республикасы прокуратурасы йөкләмәсе буенча махсус оештырылган цифрлы куркынычсызлык командасы урынга килеп очрашу чаралары уздырачак. Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен ялганны тану буенча презентацияләр һәм интерактив квизлар, халык өчен, депутатларның хисапларына нигезләнеп, киберянаулар буенча ликбезлар (аңлылыкны арттыру), өлкән буын өчен «Яшәү яме» проекты кысаларында махсус курслар әзерләнә.
«Халыкны цифрлы хезмәтләр мохитендә яклау көчләрне берләштерүне таләп итә. Хокук саклау органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары инде зур эш алып бара. Әйдәгез, бу эшне көчәйтик: монда белешмәләр таратып кына булмый. Шуңа күрә без хезмәткәрләр арасыннан киберянауларга каршы тору буенча шәһәр программасын гамәлгә ашырачак команда булдырырга карар кылдык, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. – Әлеге «кибердружина» барлык белем бирү һәм агарту чараларының координаторы һәм командасы булачак. Хокук саклау органнары, мәгариф учреждениеләре һәм социаль хезмәтләр белән тыгыз хезмәттәшлекне җайга салырга кирәк».
Параллель рәвештә шәһәрдә киң мәгълүмати кампания алып барылачак: социаль челтәрләрдә, дәүләт бергәлекләрендә, социаль учреждениеләрдә һәм билбордларда кисәтү материаллары пәйда булачак.
EndFragment
EndFragment
EndFragment