Казанда бу елны күпфатирлы
йортларны капиталь төзекләндерү программасы рекордлы иртә срокта башланып
китте. Төзекләндерү бригадалары инде беренче алты йортта эшкә керешкән. Гомумән
алганда, программа ярдәмендә 163 йорт төзекләндереләчәк, дип хәбәр итте Казан
мэры Илсур Метшин.
«Без күпфатирлы йортларда капиталь
төзекләндерү эшләрен башлап җибәрдек. Әле моңа кадәр эшләрнең болай иртә
башланганы юк иде: төзекләндерү бригадалары инде беренче объектларда эшкә
кереште. 2026 елда барлыгы 163 йортны яңарту планга кертелгән. Без шәһәрне
матуррак итү белән бергә, һәр казанлы өчен уңайлы шартлар булдырырга
тырышабыз», - дип билгеләде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Вахитов районының Товарищеская
урамы, 28/70 адресы буенча урнашкан биш катлы кирпеч йорт капиталь төзекләндерү
эшләре башланган йортлар арасында беренчесе. Объектта түбә алыштыру эшләре
башланган. Тугыз подъездлы әлеге йорт 1969 елда төзелгән. Хәзерге вакытта анда
300 гә якын кеше яши.
Башта бу йортны капиталь
төзекләндерү эшләре 2029 елгы планга кертелгән булган. Исемлеккә йорт эчендәге
барлык инженер челтәрләрне (салкын су белән тәэмин итү, канализация, җылылык,
электр белән тәэмин итү) алыштыру, шулай ук түбә, фасад һәм подвалларны
төзекләндерү эшләре кертелгән. Әмма йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре буенча
түбәне алыштыру бу елга күчерелгән – ул инде шактый тузган булганга тиз арада
алмаштыру таләп ителә, ди белгечләр. Эш барышында шиферны заманча өслеккә
алыштырачаклар. «ПАК-Групп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте подряд оешмасы иске түбәне
сүтәргә керешкән. «Пак-Групп» оешмасының башкарма директоры Марат Гайнетдинов хәбәр
иткәнчә, эшләр «Вахитов районы идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән
җәмгыяте белән тыгыз элемтәдә алып барыла.
Агач каркасны торгызганнан соң,
эшчеләр профлист җәеп, чорма япмасын (ике катлы итеп) җылытып, бетон җәеп,
тигезләү эшен башкаруга керешәчәк. Элегрәк түбәне 2026 елның июлендә ябып
бетерү планы булса, подрядчы эшләрне күпкә иртәрәк – мартка тәмамларга ниятли.
Белгечләр фикеренчә, салкын кышта
ике яклы түбәне алыштыру йортның җылылык контурына берничек тә йогынты ясамаячак,
һәм шул ук вакытта яңгырлар яуган очракта, су агып керү куркынычы да юк.
Капиталь
төзекләндерү эшләре Казанның тагын биш йортында башланган.
Ломжа урамында урнашкан 1, 2, 3 нче йортларда, Гвардия урамындагы 35а
һәм Бондаренко урамындагы 5 нче йортларда
инженерлык челтәрләре алыштырылачак.
Шунысын
да билгеләп үтәргә кирәк, капиталь төзекләндерү эшләре гадәти сроклардан шактый иртәрәк
башланган.
Аукционны
алдан уздыру нәтиҗәсендә графикны алдан
билгеләргә мөмкин
булган. Иртә башланган гамәлләр подрядчыларга башкарыласы эшләрне тигез
итеп бүлү, һәм төп
эшләрне халык өчен уңайлы вакытта тәмамлау мөмкинлеге бирә.
Подряд оешмасында билгеләп үтүләренчә, җылырак
вакытта башкарылырга тиешле эшләр, мәсәлән, буяу эшләре соңрак вакытка, һава
торышы җылытканчы кичектерелеп тора.
Бу елны күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү
программасы өчен 2,89 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Капиталь
төзекләндерү эшләре башкарыласы йортлар исемлеге белән сылтама буенча танышырга
була.
Исегезгә төшерәбез, узган ел 179 йорт төзекләндерелгән,
капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле Казанда 4 меңнән
артык йорт яңартылган.