Казанда «Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар
предприятиесенең яңа җитештерү базасы файдалануга тапшырылды. Объект Воровский
урамы, 50 йорт адресы буенча урнашкан һәм ел башыннан тулы куәтендә эшли.
Базаны күчерү белән, коммуналь техниканың предприятие хезмәт күрсәтә торган
территорияләргә – Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарына бару вакыты якынча 30
процентка кимегән. Бүген Казан
мэры Илсур Метшин шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашындагы матбугат туры барышында яңа базаны
карады.
«Шәһәрне төзекләндерү оешмасының яңа
базасын бер еллап элек проектлый һәм төзи башладык. Хәзерге вакытта
без биредә предприятиенең
250 хезмәткәре өчен булдырылган яхшы шартларны күрәбез. Бу бик зур әһәмияткә ия: нәкъ менә монда алар
медицина тикшерүе узалар, машиналарның техник яктан төзеклеген тикшерәләр, сменаны уздырып кайталар һәм икенче тапкыр линиягә
чыгуны көтәләр. Бу, чыннан да, башкалага
лаек шартлар. Без муниципаль унитар предприятиеләребез өчен, техниканы саклау, аны капиталь төзекләндерү мөмкинлеген булдырып, яңа стандарт бирәбез. Мондый эштә
вак-төякләр була алмый», - дип, яңа объект
турындагы тәэсирләре белән уртаклашты мэр
Илсур Метшин.
«Шәһәрне
төзекләндерү»/«Городское
благоустройство» муниципаль унитар предприятиесе, гомумән
алганда,
4,4 миллион квадрат метрга якын урамны
чистарта җыя – моңа тулысынча Авиатөзелеш һәм
Яңа Савин районнары территориясе, өлешчә Киров һәм Мәскәү районнары керә.
Моңа кадәр предприятие Киров
районында Гривка урамындагы базада эшләгән. Техника маршрутларга чыгу өчен көн саен, эш башкармый
гына, шактый ара үткән. Хәзер база хезмәт күрсәтелә торган ике район чигендә
урнашкан, бу җыештыру эшләрен тизрәк башларга һәм кар яуган вакытта машиналарны
оператив рәвештә яңадан бүлү мөмкинлеге бирә.
«Бүген биредә предприятие үзенә беркетелгән
территорияне төзекләндерү белән нәтиҗәле шөгыльләнсен өчен кирәкле шартларның
барысы да булдырылган»
Яңа база участогының мәйданы 2,4 га – әлеге күрсәткеч Гривка урамындагы элеккеге мәйданнан 2,2 тапкырга диярлек
күбрәк. Моңа кадәр 4,8 мең квадрат метр булган
предприятие мәйданы 7,3 мең квадрат метрга кадәр арткан. Бу төп
җитештерү һәм көнкүреш объектларының барысын да бер территориягә урнаштырырга
мөмкинлек биргән.
Базада төзекләндерү блогы, административ-көнкүреш
корпус, реагентлар һәм ком-тоз катнашмасын саклау складлары, шулай ук юл
техникасы өчен җылы юу урыны төзелгән.
Җылы төзекләндерү зонасында бер үк вакытта 12
берәмлеккә кадәр авыр юл техникасына хезмәт күрсәтелә. Техниканы заманча күтәртү
җайланмалары, токарь һәм бораулау станоклары, компрессорлар һәм шиномонтаж
җиһазлары сатып алынган. Ремонт эшләрен предприятиенең штатлы автомеханиклары
башкара.
Яңа базаны файдалануга тапшырганчы мөмкинлекләр
чикләнгән булган: берьюлы бары тик алты машинаны төзекләндерергә мөмкинлек бирә
торган искергән җайланмалар кулланылган. Бу эш күп вакытта техниканың эшләмичә җыелып
торуына китергән. Җылытылган юу урыны исә реагентлар белән эшли торган
машиналарны җентекләп чистартырга мөмкинлек бирә. Предприятие белгечләре
бәяләвенчә, бу техниканың һәм асылмалы җайланмаларның хезмәт итү вакытын якынча
ике тапкырга арттыра.
Бозлавыкка каршы материал куела торган складлар 15
мең тоннага кадәр реагент саклауга исәпләнгән. Элек материалларны ачык
мәйданчыкларга куеп саклый торган булганнар, һәм алар явым-төшемнәр,
температура үзгәрешләре тәэсирендә үзлекләрен югалткан. Хәзерге вакытта әлеге
төр чимал ябык биналарда экологик таләпләрне үтәп саклана.
Территорияне киңәйтү аркасында базаның үзендә нәтиҗәле
логистика төзелгән, сезон вакытында кулланылмый торган барлык техника хәзерге
вакытта хезмәт күрсәтә торган техника белән бер урында саклана. Элегрәк урын
җитмәү сәбәпле аларны Гривка урамындагы базадан Даурия урамындагы икенче базага
күчерергә туры килгән.
Бүген предприятие балансында 132 берәмлек махсус техника,
шул исәптән кышкы юлларны карап тоту өчен 78 машина исәпләнә. 2025 елда сигез
яңа берәмлек сатып алынган һәм өчесе капиталь ремонтланган. Барлык техниканы да
хәрәкәтне күрсәтеп тора торган контроль системасы белән җиһазландырганнар.
«Без бик катлаулы процесс турында сөйлибез: җыештырыла
торган 23 миллион квадрат метр мәйдандагы территория, ярты миллионга якын
транспорт – шәхси, җәмәгать транспорты. Җәй көне – урамнарны җыештыру һәм юу,
кышын – кар чыгару. Болар барысы да без бүген күргән кешеләр кулы белән –
кабинетларда, гаражларда, ремонт цехларында эшләнә. Без әлеге проектны гамәлгә ашыра
алуыбызга чын күңелдән шатбыз. Гривка урамындагы элеккеге база 45 ел элек
төзелгән һәм ул шәһәр үзәгендә диярлек иде. Яңа урын аңлы рәвештә – Авиатөзелеш
һәм Яңа Савин районнары арасында, техниканы хезмәт күрсәтелә торган урыннарга
якынайту өчен сайланган. Бүген биредә предприятие үзенә беркетелгән
территорияне төзекләндерү белән нәтиҗәле шөгыльләнсен өчен кирәкле шартларның
барысы да булдырылган», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Техниканың ремонттан чыгу тизлеге 20–30 процентка
арткан
Эшчеләр өчен яңа базада персоналның хезмәт һәм ял
итү шартларын сизелерлек арттыра торган өч катлы аерым блок төзелгән. Комплекс
хезмәткәрләргә максималь уңайлыклар булдыру максатыннан проектланган.
Комплекс инфраструктурасы бик уйлап эшләнелгән. Беренче
катта 12 эш урынына исәпләнгән, мотор һәм эретеп ябыштыру участокларын үз эченә
алган ремонт зонасы урнаштырылган.
Хәзерге вакытта цехта төп ремонт зонасы, эретеп
ябыштыру һәм агрегатларны ремонтлау участоклары төгәл билгеләнгән. Шулай ук
склад хуҗалыгына да аерым игътибар бирелгән: ремонт зонасында оператив эш өчен
кирәкле барлык запас частьләрне системалы саклау оештырылган.
Идарә системасына төп басым ясалган. Төзекләндерү
эшләренең бөтен нечкәлекләрен реаль вакыт режимында күзәтеп тору, барлыкка килә
торган тайпылышларны күрү һәм техниканың җыелып туктап торуына оператив җавап
бирү мөмкинлеге булган аерым зона булдырылган. Бу зонада даими нигездә оператив
киңәшмәләр уза.
«Инде хәзер үк
төгәл микъдар күрсәткечләре дә бар. Ремонт зонасына, шул исәптән запас частьләр
белән тәэмин итү сораулары якынча өч тапкырга кимеде. Техниканың ремонттан чыгу
тизлеге 20–30 процентка артты, һәм бу нәтиҗә инде ачык
күренә», - дип сөйләде «Лин Вектор»ның үсеш буенча директоры Наталья Чупина.
Блокның икенче каты тулысынча
көнкүреш ихтыяҗлары өчен билгеләнгән. Биредә кием киптерү өчен махсус шкафлар
куелган аерым бүлмә булдырылган. Чишенү бүлмәсендә һәр хезмәткәргә берсе шәхси
кием өчен, икенчесе махсус кием өчен икешәр аерым шкаф куелган. Гигиенаны
тәэмин итү максатыннан 18 душ кабинасы әзерләнгән. Әлеге зоналарга аеруча эш
күп вакытларда, мәсәлән, көчле явым-төшем вакытында, хезмәткәрләр көчәйтелгән
график буенча эшләгәндә ихтыяҗ зур.
Өченче кат ял итү һәм яшәү урыннары
өчен каралган. Ике йокы бүлмәсе 36 кешегә исәпләнгән. Монда шулай ук өстәл
теннисы, шахмат уены өчен әзерләнгән почмакны, китапханәне, ял бүлмәсен күрергә
була. Моннан тыш, хезмәткәрләр өчен уңайлы аш-су бүлмәсе җиһазландырылган.