Агымдагы елның биш аенда Казанның Башкарма комитетына бәхетсезлек очрагы турында 26 хәбәрнамә кергән, шуларның 15 е производствода булган: бишесе – үлем белән тәмамланган очрак, тугызы – авыр һәм берсе төркемле. Төзелеш тармагында бәхетсезлек очраклары статистикасы кимегән һәм шәһәр буенча өченче урынны алып тора, бәхетсезлек очракларының иң күп саны производствода теркәлгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
«Борчуга сала торган сан: биш үлем очрагы, 15 җәрәхәт очрагы. Әлбәттә, моны беркем дә алдан планлаштырмый, әмма бу бәхетсезлек очраклары булган предприятиеләр җитәкчеләренә сорау. Хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы бүлеге – җитди тикшерү өчен сәбәп. Күзәтчелек органнары үз бәясен бирәчәк, әмма бу башка предприятиеләр дә алдан салам түшәп куйсын өчен сәбәп», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
«Төзелеш тармагында бәхетсезлек очраклары статистикасы кимегәнгә һәм шәһәр буенча өченче урынны алып торганга күрә, агымдагы елда без советның эш векторын төзелеш оешмаларыннан сәнәгать объектларына алыштырырга карар кылдык. Моннан тыш, производствода бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен, күбрәк профилактик һәм мәгълүмати эшләр башкару планлаштырыла», – диде Илдар Шакиров. Ул предприятие җитәкчеләрен вакытында диспансеризация үткәрергә, шулай ук хезмәткәрләргә планлы һәм көндәлек медицина тикшерүе үздырырга чакырды.
«Бәхетсезлек очраклары еш кына кешеләр үзләрен начар хис итү сәбәпле килеп чыга. Хезмәткәр эшкә югары кан басым белән чыга икән, станок артында, яки автомобиль руле артында аңын югалта, нәтиҗәләре белән безне инде бәхетсезлек очраклары турындагы белдерүләрдә таныштыралар», – дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Хезмәт хокукларын яклау, керемнәрне легальләштерү һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча казанлылар «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында гариза калдыра яки хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча Башкарма комитетның кайнар линиясенә шалтырата алалар: +7(843)299-16-53.