Бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэры Илсур Метшин Казанның тышкы төзекләндерү комитетының яңа рәисен тәкъдим итте. Ул – Альберт Шәйнуров, элек ул комитет җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарган.
«Кеше студент эскәмиясеннән мэриягә килә һәм безнең өчен мөһим юнәлеш – тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчесенә кадәр үсә икән, бу – социаль лифт үрнәге. Аның алдында урам-юл челтәрен карап тоту эшенең нәтиҗәлелеген арттырачак системалы чишелешләр эзләү һәм табу бурычлары тора», – диде шәһәр башлыгы. Беренче чиратта бу кышкы чорда юлларны чистартуга кагыла, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. «Җәй дә мөһим, әмма без чәчәкләр утыртырга, газоннар чабарга һәм урамнарга су сибәргә өйрәндек. Төп бурычлар – кыш, кар явулар. Без яңа система белән кышка якын килергә тиеш», – дип өстәде Илсур Метшин.
Шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитетының элекке рәисе Игорь Сәләхетдинов Киров районының юл ремонтлау-эксплуатация идарәсе директоры итеп билгеләнде. «Без ротация турында карар кабул иттек. Игорь Игоревич Сәләхетдинов «ЮРЭИ»га күчә, ул безнең ике зур районның генераль подрядчысы – Киров һәм Мәскәү районнарына хезмәт күрсәтә. Кайчандыр ул бездә стажировка үтте һәм урынбасар иде», – диде Илсур Метшин һәм барысына да постларда уңышлы эш теләде.
Белешмә
Альберт Шәйнуров 1991 елның 17 июнендә Төмән өлкәсенең Нижневартовск шәһәрендә туа.
2012 елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлый (менеджмент, менеджмент бакалавры). 2014 елда Казан (Идел буе) федераль университеты (менеджмент, менеджер), ә 2019 елда Казанның «Россия дәүләт гадел хөкем университеты» ЮББ ФДБМУ (юриспруденция, юриспруденция бакалавры) дипломын ала.
2012 елның февраленнән 2013 елның декабренә кадәр «ДжиИ Мани Банк» АҖнең операцион ярдәм белгече, әйдәп баручы белгече булып эшли.
2013 елның декабреннән 2015 елның июленә кадәр Казан Башкарма комитеты Аппаратының административ комиссия эшен оештыру һәм административ контрольне координацияләү идарәсендә административ комиссия карарларының үтәлешен контрольдә тоту һәм гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау бүлегенең әйдәп баручы белгече, юрисконсульты, 1 категорияле юрисконсульты булып эшли.
2015 елның июленнән 2017 елның октябренә кадәр Казан Башкарма комитеты Аппаратының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсенең административ материалларын карауның гадиләштерелгән тәртибе эшен оештыру буенча төркем башлыгы була.
2017 елның октябреннән 2020 елның маена кадәр Казан Башкарма комитеты Аппаратының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсенең административ материалларны карауның гадиләштерелгән тәртибе эшен оештыру бүлеге башлыгы вазифасын башкара.
2020 елның маенда Казанның тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары – иҗтимагый киңлекләрне үстерү бүлеге башлыгы була.
2021 елның маеннан 2025 елның июнь аена кадәр Казанның тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары булып эшли.
2025 елның июленнән Казанның тышкы төзекләндерү комитеты рәисе вазифасына билгеләнде.