Казан Мэры мондый инцидентлар кабатланган очракта эштән азат ителүчеләр исемлеген әзерләргә кушты
(KZN.RU, 5-нче декабрь). Чираттагы төзелеш чәршәмбесе барышында Казан Мэры Илсур Метшин Ямашев проспекты – Адоратский урамы киселешендәге җәяүлеләр өчен җир асты кичү урынының суда калуында гаеплеләрне нык тәнкыйтьләде. Шәһәр телекомпанияләренең берсендә эфирга чыккан әлеге хәл турындагы видеоязма киңәшмәдә күрсәтелде.
Әлеге җәяүлеләр кичү урыны моңа кадәр Башкарма комитет балансына тапшырылмаган, шул сәбәпле тиешле тәртиптә аны төзегән подрядчы оешма карап торырга тиеш. “Стройхимсервис” компаниясенең генераль директоры Сергей Мак хәбәр иткәнчә, җир асты җәяүлеләр кичү урыны, димәк, суны суыртып алу системасы да электр белән тәэмин ителештән туктатылган. “Килешү туктатылды, без аны озайтмыйбыз, чөнки объект даими схема буенча тоташтырылган. Киләсе килешүне шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетының төзүе кирәк”, - дип белдерде генподрядчы оешма җитәкчесе.
Транспорт инфраструктурасы объектлары төзелеше өчен җаваплы булган Казанның беренче вице-мэры Иршат Минкин сүзләренә караганда, электр энергиясен вакытлыча туктатып тору җәяүлеләр кичү урынының бөтен дренаж системасының тыгылуына һәм тоткарлыгына китергән. Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары башлыгы Тимур Алибаев сүзләренә караганда, ут бирүне туктатып тору турында район администрациясе “факт буенча белгән”.
“Әлеге мәсьәләне хәл итәргә хокукыгыз җитмиме? – дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы Иршат Минкинга. – Кичү урынында су тездән дә биегрәк күтәрелгән, әмма анда нидер булганга түгел, үзара килешү алмавыгызга! Мондый калын тиреле булырга ярамый!”
Шәһәр башлыгы подрядчы оешма, “Шәһәр күперләре” МУП, “Казгорсвет” һәм шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты арасындагы фикер каршылыгын тиз арада бетерергә кушты.
Шулай ук киңәшмәдә салынган җәяүлеләр кичү урыннарын тулаем шәһәр балансына тапшыру мәсьәләсе карап тикшерелде. Иршат Минкин вәгъдә иткәнчә, бу эш якын арада тәмамланырга тиеш. Хәзерге вакытта тапшырылмаган 12 кичү урыныннан 9-ы буенча документация әзер. Калган өчесе буенча өстәмә вакыт кирәк.