И.Метшин: "Яңа юлның һәр 100 метры – транспорт хәлен яхшырту дигән сүз"
Казан Башкарма комитетында төзелеш чәршәмбесе узды
(KZN.RU, 5-нче декабрь). Казанның һәр 100 метр яңа яисә ремонтланган юлы, юл төзелешенең һәр тәмамланган этабы шәһәрдәге транспорт хәлен яхшыртуда җитди ярдәм булып тора. Бу хакта шәһәрнең Башкарма комитетында узган “төзелеш чәршәмбесе” барышында Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
Мэриядә узган киңәшмәдә бүген юллар төзү һәм аларны капиталь ремонтлау мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, подрядчы һәм проект оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәне ачканда шәһәр башлыгы календарь буенча кыш башлануына карамастан, транспорт инфраструктураларының күп объектларында эш әлегә дәвам итүен билгеләде. “Хәрәкәт ачылган яисә якын арада ачылачак участоклар бар. Төзү технологияләре мөмкинлек биргән урыннарда эш дәвам итә”, - дип аңлатты И.Метшин.