Бүген Казанда Н.И.Сентябрев исемендәге «Рубин» футбол манежын ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, шәһәр мэры Илсур Метшин, «Рубин» ФК идарәсе президенты Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының Футбол федерациясе рәисе Александр Гусев катнашты.
Манежның мәйданы 6,5 мең кв.м, ә уен кырының күләме 109x51 м тәшкил итә. Комплекста чишенү-киенү урыннары, беренче медицина ярдәме кабинеты һәм башка бүлмәләр төзекләндерелгән. Манеж тулай торак, универсаль спорт комплексы биналарыннан һәм ике футбол кырларыннан торган футбол үсеше үзәгенең бер өлеше булып тора, дип хәбәр итә ТР рәисенең матбугат хезмәте.
Яңа футбол манежын ачу – республика өчен әһәмиятле вакыйга, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. «Бу футбол үсеше үзәгенең зур проекты башы. Ул барлык халыкара таләпләргә җавап бирәчәк. Проектны уңышлы гамәлгә ашыру югары класслы спортчыларны әзерләү өчен барлык кирәкле шартлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Яшь футболчыларга уңышлар телим», – дип өстәде ул.
Илсур Метшин үз чиратында ил һәм республика җитәкчелегенә футболга ярдәм иткән һәм шәһәрнең спорт инфраструктурасын үстергән өчен рәхмәт белдерде: «Ышанам ки, футбол үсеше үзәге Казан футболының данлы традицияләрен дәвам итәчәк, ә безнең «Рубин» безне алга таба да җиңүләре белән сөендерәчәк», – диде Илсур Метшин.
Россия футбол берлеге президенты Александр Дюков видеосәламләү чыгышында Татарстанда заманча футбол инфраструктурасын югары бәяләде. «Республика футбол үсеше өчен бик күп нәрсә эшли һәм яңа футбол объектларын төзү буенча лидерларның берсе булып тора. Соңгы ике елда гына да 10 футбол манежы төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Бу футбол массалыгы үсешенә һәм яшь футболчыларны әзерләүнең сыйфатына зур өлеш кертәчәк», – диде ул.
Яңа манеж узган гасырның 50-70 нче елларында «Рубин» футбол клубының танылган тренеры Николай Иванович Сентябрев исемен йөртә. «Рубин» ФК идарәсе президенты Марат Сафиуллин спорт комплексын гамәлгә ашыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең ярдәм белән меңләгән малай һәм кызлар бөтен календарь ел дәвамында иң уңайлы шартларда футбол белән шөгыльләнә алачак. Ышанам ки, нәкъ менә монда безнең яраткан «Рубин» футбол командасының һәм Россия җыелмасының яңа уенчылары үсеп чыгар», – дип билгеләде «Рубин» ФК идарәсе президенты.
Тантаналы ачылыштан соң Рөстәм Миңнеханов тупка символик һөҗүм һәм яшь футболчылар белән истәлекле фотография ясады.