Татарстан башкаласында күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы 35,3% ка үтәлгән. 26 йортта 81 лифт алыштырылган. Быел программа 226 йортны үз эченә ала. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Илсур Хисмәтуллин хәбәр итте.
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә түбәләр 35,4% ка, үзәк җылыту системалары 28,5% ка, фасадлар 32% ка, лифт җиһазлары 44,7% ка ремонтланган. Программа кысаларында 56 түбә, шулай ук 48 йортның фасадларын төзәтергә кирәк (аларның 22сендә җылыту эшләре башкарылачак). 46 йортта җылылык яңартылачак, 64 йортта салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системалары төзекләндереләчәк. 141 йортта 459 лифт алыштырылачак. Моннан тыш, ике КФЙта янгыннан саклану системасын яңартачаклар, тагын 10сында һава торышын җайга салу төеннәре урнаштырачаклар.
Казан мэры Илсур Метшин халык белән диалогта эш барышын көндәлек тикшерүнең мөһимлеген ассызыклады. «Яңалык юк, капиталь ремонт программасын без беренче ел гына уздырмыйбыз, әмма контроль көндәлек булырга тиеш. Без үзебезгә моны эшли алабыз дип әйтү белән, проблемалар башланачак. Шуңа күрә иң мөһиме – район администрацияләре бүлекләренең, район башлыкларының, торак-коммуналь хуҗалык комитетының көндәлек тикшерүе. Халык белән әңгәмәдә булу мөһим», — диде шәһәр башлыгы.
Конкурс йомгаклары буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкару буенча «Ремонт-төзелеш компаниясе» ҖЧҖ белән контракт төзелде. Лифт җиһазларын алмаштыруны «Лифт-Строй Компания» ҖЧҖ башкара. Агымдагы елда генераль подрядчы – «РСК» ҖЧҖ – 21 субподряд оешмасын эшкә җәлеп итте, аларның күбесенең КФЙ капиталь ремонт программасында катнашу тәҗрибәсе бар.
Мэр эшләрнең сыйфатын һәм вакытыеда үтәүне тикшерүгә аерым игътибар бирде. «Сүтелгән түбәләргә аерым игътибар бирүегезне сорыйм. Һава торышы фаразы беркайчан да ялгышмаса да, яңгырлар була. Монда китерелгән зыянны, һичшиксез, подрядчылар үз хисабына каплыйлар. Әмма бу зыян булмаса иде, кешеләрнең кәефен бозмасак иде», — дип билгеләде Илсур Метшин.
Илсур Хисмәтуллин барлык субподряд оешмалары төзелеш чүп-чарын чыгару һәм утильләштерү буенча килешүләр төзегәннәр, дип өстәде. Йортларны капиталь ремонтлау эшләре 1 ноябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш, ә сезонлы эшләр – җылыту системаларын, түбәләрне һәм фасадларны төзәтү – 15 августка кадәр. «Эшләр вакытында үтәлмәгән очракта, подряд оешмаларына заказ бирүче һәм Татарстанның торак инспекциясе тарафыннан штраф санкцияләре куелачак. Киләчәктә мондый подряд оешмалары Казанда йортларга капиталь ремонт ясауга кертелмәячәк», — дип ассызыклады ТКХ комитеты рәисе.
Ремонтланган һәр йортны Дәүләт кабул итү комиссиясе кабул итә, аның составына ТР ТКХ Фонды, ТКХ комитеты, ДТИ, район администрациясе, идарәче компания вәкилләре һәм милекчеләр вәкилләре керә.
Җитешсезлекләрне ачыклауда һәм эшләрнең сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәр кертүдә өйләр буенча өлкәннәр һәм актив кешеләр катнаша. Эшләрне тиешенчә башкармау фактлары ачыкланган очракта, шәһәрлеләр Казанның ТКХ комитетына +7(843)223-19-22 телефоны аша, «СНТ» ҖЧҖ төзелеш контроленә – +7(843)236-90-96 номеры аша яки +7(843)555-69-01 номеры аша Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итә алалар.
Капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыруның 18 елы эчендә Казанда 4191 күпфатирлы йорт норматив техник хәлгә китерелгән, шуларның 1329ы комплекслы ремонтланган. Бу чорда 3241 лифт алыштырылган.