Казанда шәхси мобильлек чараларын урнаштыруны тикшерүне көчәйттеләр: дүрт рейд барышында тиешсез урыннарга куелган 928 электр самокаты һәм 15 велосипед алып куелды. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров хәбәр итте.
Бүгенге көндә шәһәрдә шәхси мобильлек чаралары өчен 1443 парковка оештырылган, алар 14 меңнән артык электр самокатын сыйдыра ала. Шул ук вакытта шәһәрнең үзәгендә агымдагы сезонда урнаштыру схемасыннан җәяүлеләр хәрәкәтенә комачаулый торган урыннарда урнашкан 473 парковка төшереп калдырылган. Әлеге чаралар җәяүлеләр һәм шәхси мобильлек чараларын кулланучылар хәрәкәтенең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш.
Казан мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, җәяүлеләр иминлеге төп өстенлек булып кала. «Без 1000 еллык тарихы булган шәһәр һәм ЮХИДИ таләпләре нигезендә җәяүлеләр урамнарын киңәйтә алмыйбыз. Объектив шартлар бар, шуңа күрә без тротуар киңлеге җәяүленең куркынычсызлыгын гарантияләмәгән урыннарда самокатлар хәрәкәтен чикләргә мәҗбүр. Өстенлек җәяүлеләр ягында булачак», — дип белдерде шәһәр башлыгы.
Чикләүләргә карамастан, шәһәр шәхси мобильлек чаралары прокаты буенча хезмәт күрсәтүче бизнес вәкилләренә ярдәм итәргә әзер. Казанда электр самокатларының ике эре операторы – «ВУШ» ҖЧҖ һәм «Юрент» ҖЧҖ эшли, аларның гомуми паркы 7,3 мең берәмлек тәшкил итә. Велосипедларны 190 берәмлек «Зеленый город» ҖЧҖ прокатка бирә. Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаровка һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакировка киләчәктә мәсьәләләрне җайга салу өчен прокат оператор-компанияләр вәкилләре белән киңәшмә үткәрергә кушты.
Мэр шулай ук шәхси мобильлек чараларының шәһәр халкына барып җитү авыр булган урыннарга яки җәмәгать транспортына керү мөмкинлеге чикләнгән районнарга барып җитәргә мөмкинлек бирә торган әһәмиятен билгеләп үтте. «Моннан шулкадәр кеше файдалана икән, без кагыйдәләрне җайга салырга тиеш, беркемнең дә мәнфәгатьләре кысылырга тиеш түгел. Әмма өстенлек җәяүлеләр кулында, кешеләрнең иминлеге безнең өчен барыннан да мөһимрәк, – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Казанда электр самокатларын һәм велосипедларны кыска вакытлы арендалау сезоны 22 апрельдә башланды. Шәхси мобильлек чараларын урнаштыру кагыйдәләрен бозуларны ачыклау буенча рейдлар май аенда шәһәр Башкарма комитеты хезмәткәрләре тарафыннан Россия ЭЭМның Казан буенча ЮХИДИ идарәсе белән берлектә үткәрелә башлады.
«Самокатларны алып кую максат булып тормый, һәм без шәһәр территориясендә әлеге эшне тыюга омтылмыйбыз, әмма юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, шәһәр урамнарында тәртип саклау һәм чүп-чарны булдырмау өстенлекле булып кала, һәм бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Без микромобильлек хезмәте операторлары белән әңгәмә алып барабыз һәм аларны билгеләнгән кагыйдәләрне һәм нормаларны үтәргә чакырабыз», – дип ышандырды Казанның транспорт комитеты рәисе.
Самокат һәм велосипедларны прокатлау пунктларын урнаштыру схемасы 2022 елда ук расланган иде. Прокат сессиясен ачу һәм ябу мобиль кушымта аша бары тик схемада билгеләнгән рөхсәт ителгән урыннарда гына башкарыла. Шулай ук самокатларны һәм велосипедларны урнаштыруга, аларның тышкы кыяфәтенә һәм санына таләпләр куелган – бер парковкада 10 берәмлектән артык булмаска тиеш.