Казанда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ишегалды территорияләрен капиталь ремонтлау дәвам итә. Мәскәү районында төзелеш эшләре Серов һәм Блюхер урамнарындагы тугыз йорт ишегалдында башланып китте. Халык соравы буенча ишегалдында яңа тротуарлар салыначак, җир асты контейнер мәйданчыклары урнаштырылачак, шулай ук ишегалдын Серов урамындагы бульвар белән тоташтырачак велосипед юлы салыначак. Янәшәдә СИБУР ярдәме белән бульварны төзекләндерү дәвам итә. Казан мэры Илсур Метшин күчмә киңәшмә уздырды һәм район халкы белән аралашты.
Серов урамындагы бульвар буйлап «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ишегалларын төзекләндерү 2022 елда ук башланган. Башта Серов урамы буенча 37, 27, 29, 31, 35 биналары, Блюхер урамындагы 79 йорт, Восход урамы буенча 3, 3а, 5а номерлы йорт ишегалларын төзекләндерделәр. Ә 2023 елда Серов урамындагы 3 нче һәм Ш.Усмалов урамындагы 33, 35, 33/2 нче йортлар янындагы территорияләрне төзекләндерделәр.
Быел Серов урамындагы 81, 82, 83, 85 нче номерлы һәм Блюхер урамнары буенча 11, 13, 15, 17, 19 йортларының ишегалларын яңартачаклар. Гомуми төзекләндерелә торган мәйдан 40 мең квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк, шул рәвешле әлеге территориядә ремонт эшләре Мәскәү районының бөтен бер кварталын төзекләндерүне тәмамлаячак.
«Без Серов урамындагы ишегалдында торабыз, анда узган елларда 13 йорт ишегалды төзекләндерелгән, ә быел 1,8 мең кешегә тагын тугыз йорт ишегалды яңартылачак. Без барысын да тулаем эшләргә тырышабыз, якында гына Серов урамында бульварның икенче чираты төзелә. Без халкыбызны ишегалды белән дә, бульвар белән дә сөендерергә өметләнәбез. Шулай итеп, Мәскәү районының торак комплексында халкыбыз ял итсен өчен күптән көтелгән территория барлыкка килә», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Республика программасы буенча территориядә тугыз балалар өчен һәм спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Яшь кешеләр өчен уен җыелмалары, комлыклар, балалар тирбәлмәләре, таган барлыкка киләчәк. Шулай ук 23 метрлы канат юлы урнаштыру планлаштырыла. Физкультура белән физик күнегүләр ясау өчен махсус җиһазлар булган зоналарда шөгыльләнергә мөмкин булачак. Монда теннис өстәле дә урнаштырачаклар.
«Казаноргсинтез» акчасына Серов урамындагы 27 нче йорт каршында резин өслекле күпфункцияле спорт мәйданчыгы урнаштырылачак, анда яшәүчеләр баскетбол, волейбол, футбол уйный алачак.
Грунт сулары аркасында су басуны булдырмас өчен мәйданчыклар югарырак дәрәҗәгә төзеләчәк. Тротуарлар буенда суны күп үзләштерә торган куаклар – кизил куагы, спирея, балан һәм башкалар утыртыла.
Халык үтенече буенча Серов урамындагы 17, 19 нчы йортлар буйлап элек булмаган тротуар салыначак. Халык элегрәк чүп контейнеры мәйданчыклары җитмәү турында мөрәҗәгать иткән иде. Берничә йортка бары бер генә туры килә — Серов урамындагы 11 нче йорт янында. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр иткәнчә, күтәрү механизмы булган тагын алты җир асты чүп контейнерын урнаштыру планлаштырыла. Шулай ук ишегалларында яктыртыла торган 53 терәк, 23 эскәмия, ике ятак һәм 18 чүп савыты урнаштырылачак. Парковкада 156 автомобиль урынына билгеләр ясаячаклар.
Хәзер эшчеләр иске балалар мәйданчыкларын, асфальт түшәмәләрне сүтә башладылар. Юл эшләре июль ахырына кадәр, ә яктырту июнь ахырына кадәр башкарылачак. Мәйданчыкта көн саен 12шәр эшче һәм сигез берәмлек техника эшли.
Серов урамындагы йортлар 1974-1984 елларда төзелгән, еллар узу белән алар таушалганнар һәм ямьсезләнгәннәр, аларның фасадлары яңартуны таләп итә. Серов урамындагы 17, 19, 29, 35 нче йортларда төзекләндерелгән бердәм комплекс төзү өчен фасадларны буяу, балконнарны алыштыру, лоджияләрне пыялалау һәм архитектур яктырту планлаштырылган. Серов урамындагы 12, 6/1, 6/2, 2 нче йортларда, шулай ук Коләхмәтов урамындагы 22 нче йортта фасадларны буяу һәм архитектур яктырту планлаштырыла. Шулай ук Баруди урамындагы 23 һәм 25 нче йортларның фасадлары буялачак. Ә архитектур яктырту Серов урамындагы 11, 13, 15 нче йортларда барлыкка киләчәк.
Серов урамындагы 19 нчы йорт буйлап велосипед юлы ясарга планлаштыралар, ул ишегалдын Серов урамындагы бульварның икенче чираты белән тоташтырачак. Участокта әзерлек эшләре төгәлләнде инде, көчәйтелгән нигез салу дәвам итә.
Эшләр башланыр алдыннан архитекторлар һәм проект кураторлары шәһәр халкы белән бульварның икенче чиратының планлаштырылган функциональ зоналары турында фикер алыштылар. Бульварны төзекләндерүнең киләсе этабы проекты белән Илсур Метшин танышты.
Шәһәр башлыгына «Мириада групп» ҖЧҖ генераль директоры Виталий Волков хәбәр иткәнчә, бульварның дәвам итүендә велосипед прокаты күшәге өчен мәйданчык, велосипед юллары, ишарәләр теле буенча дәресләр өчен зона, җәмәгать яшелчәсе һәм матур күл барлыкка киләчәк.
Бульвар территориясендәге ясалма сулыкны экологик яктан тернәкләндерү «Казаноргситез» үткәрәчәк. «Без Серов бульварын СИБУР ширкәте белән берлектә ясыйбыз, шәһәрне төзекләндерүнең экологик программаларында актив катнашулары өчен рәхмәт. Тулаем алганда бу социаль җаваплы компания. Шәһәр һәм Татарстан көненә икенче өлешне тәмамлыйбыз», — диде шәһәр башлыгы.
Бульварны төзекләндерү «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча алып барыла. Серов урамындагы бульвар 2024 елда төзекләндерү буенча иң яхшы тәҗрибәләр исемлегенә кергән.
Исегезгә төшерәбез, беренче чиратны төзекләндерү узган елның октябрендә тәмамланды. Бу республикада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тулысынча җайлаштырылган бердәнбер иҗтимагый киңлек.