Казан Ратушасында KravtGroup ка нигез салучы һәм генераль директоры Валерий Кравцун Казан мэры Илсур Метшинга үзенең партнерын тәкъдим итте, алар бергәләп Казансу ярында «ЯрПарк» проектын үстерәчәк. Ул Кытайның иң эре ширкәтләренең берсе — «PowerChina International Group Limited» — дөньяның иң эре подрядчылары унлыгына керә. Ике як кайбер төзелеш проектларында, шул исәптән «ЯрПарк» проектында хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
«PowerChina International Group Limited» корпорациясенең Евразия бүлеге генераль директоры урынбасары Тань Сяофэн җыелганнарга компанияне тәкъдир итте. Ул билгеләп үткәнчә, PowerChina энергетика төзелеш корпорациясе 100 иң эре Кытай трансмилли корпорацияләре рейтингында 14 нче урында һәм 250 иң эре дөнья подрядчысы арасында 7 нче урында тора. Энергетика төзелеше буенча дөньяда беренче урында тора. Компаниянең еллык эш кереме 106,5 млрд доллар тәшкил итә, шуларның 80% ы Кытайдагы һәм 20% ы чит илләрдәге проектларга туры килә.
Ширкәтнең алты төбәк штаб-квартирасы бар: Якын Көнчыгышта, Үзәк һәм Көнбатыш Африкада, Көньяк-Көнчыгыш Африкада, Азия-Тын океан төбәгендә, Америкада һәм Евразиядә. 2024 елның декабренә PowerChina-ның дөньяның 122 илендә 531 чит ил офисы эшләгән. Компания дәүләтнеке, Кытай Дәүләт советы тарафыннан идарә ителә, штаб-фатиры Пекинда урнашкан.
Компаниянең заказлар портфелендә: «Дасин» Пекин халыкара аэропорты, Дохада (Катар) яңа халыкара аэропорт, Браззавильдә (Конго) Олимпия авылы, Гуаякильдә (Эквадор) хастаханә, Гыйракта «Үрнәк» мәктәп, Анголада «Омбака» милли стадионы.
Корпорация шулай ук дөньяда иң зур «Өч тарлавык» гидроэлектростанциясен һәм Кытайда дөньяда иң куәтле «Байхэтань» гидроагрегаторлары булган гидроэлектростанция төзегән. Суданда, Замбиядә, Пакистанда, Мали һәм Ганада һәм башка илләрдә ГЭСлар төзегән. Пекин-Шанхай югары тизлекле тимер юлын, Сингапурда метрополитен, Эквадорда «Симон Боливар» автомагистрален, Катарда тимер юл күперен һ.б. төзегән.
«ЯрПарк» күпфункцияле комплексы гомуми мәйданы 302 400 кв.м булган 13 корпустан торачак. Проект составына биш йолдызлы кунакханә, бизнес һәм премиум-класс апартаментларының 10 корпусы, офис үзәге, сәүдә үзәге, аның составында конгресс-үзәк, фитнес-үзәк, күргәзмә мәйданнары һәм рестораннар керәчәк. Биналарны ландшафтлы төзекләндерү һәм шәһәр чаралары, фестивальләр һәм концертлар уздыру мәйданчыгы булган зур территория берләштерәчәк. Объектны алдан файдалануга тапшыру 2028 елга планлаштырылган.
«ЯрПарк» төзелә торган территориянең шәһәр өчен әһәмиятен исәпкә алып, 2021 елда булачак объектның иң яхшы концепциясенә Халыкара архитектура конкурсы игълан ителгән иде. Конкурска аерым архитекторлардан да, дөньяның 24 иленнән консорциумнан да 188 гариза килгән. Нәтиҗәдә проектны эшләү Мәскәүдән Sergey Skuratov Architects архитектура бюросына ышанып тапшырылды.
Кытай инженерлары төзелеш барышында шулай ук үз өлкәсендә иң яңа булган, әмма проектта каралмаган карарлар тәкъдим итәчәк. Валерий Кравцун хәбәр иткәнчә, якын арада Кытай компаниясе белән ниятләр турында килешү имзаланачак.
«Россия һәм Кытай дәүләтләре башлыклары БРИКС саммиты вакытында партнерлык һәм хезмәттәшлек турында нәкъ менә Казан Ратушасының шушы диварларында килештеләр. Бүген без хезмәттәшлекне төгәл гамәлләр белән тулыландыру өчен икенче адым ясыйбыз. PowerСhina компаниясе өчен бу проектны гамәлгә ашыру Россиягә чыгу өчен мөмкинлекләр тәрәзәсе булып тора. Безнең өчен — безнең төзелеш базарында катнашучыларның дәрәҗәсен һәм тәҗрибәләрен дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү мөмкинлеге», — дип билгеләде Илсур Метшин.
«Без Powerchina-ны Казанда КФК ЯрПарк проектының потенциаль генераль подрядчысы сыйфатында сәламләргә шатбыз. KravtGroup, үсә торган Россия-Кытай партнерлыгы юлында булып, дөньяның иң эре компанияләре рейтингына кергән PowerСhina белән хезмәттәшлектә зур потенциал күрә. KravtGroup белән партнерлык РФдә PowerСhina өчен беренче проект булырга мөмкин. Без дустанә партнерлык атмосферасында узган Казанга сәфәр безнең компанияләр арасындагы диалогның лаеклы дәвамы булыр дип өметләнәбез», — дип хәбәр итте KravtGroup компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Валерий Кравцун.
«Безнең өчен мондый проектны Казанда KravtGroup компаниясе белән бергә гамәлгә ашыру мөмкинлеге зур мәртәбә. Ышанам, барлык үзенчәлекләр якын арада җайга салыначак. Бу проектны гамәлгә ашыруда шәһәр хакимияте ярдәменә өметләнәбез» — диде Тань Сяофэн
Киңәшмәдә Казанның беренче вице-мэры Денис Калинкин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе Марат Сәмигуллин, Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казанда KravtGroup төзегән KRAVT HOTEL KAZAN AIRPORT яңа кунакханә комплексы ачылды, анда дүрт йолдызлы кунакханә, «Камчатка» рестораны һәм спа комплексы бар. Ә 2025 елда KravtGroup Иннополис шәһәрендә үзенең чираттагы дүрт йолдызлы проектын ачты, кунакханә Kravt Hotel Innopolis 4* исемен йөртә.