Казан мэры Илсур Метшинга Татарстан башкаласын БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясендә тәкъдим итү вәкаләтләре бирелде. Бүген дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының чираттан тыш XXXVIII сессиясендә шундый карар кабул ителде. Депутатлар барлыгы 14 мәсьәләне карады, сессия шәһәр башлыгы Илсур Метшин рәислегендә узды.
Мәсьәләне карауга чыгарганда, Казанның халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе башлыгы Арсений Карякин искәрткәнчә, БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе узган елның июнендә оештырылган иде. Берләшмә Илсур Метшин инициативасы белән төзелгән һәм бүгенге көндә РФ Юстиция министрлыгында теркәлгән.
Халыкара һәм тышкы икътисадый элемтәләрне гамәлгә ашыру максатларында депутатлар Илсур Метшинга шәһәрне Ассоциациядә тәкъдим итү вәкаләтләрен бирү турында карар кабул итте. «Ышанычыгыз өчен рәхмәт. Башкалабызны БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясендә лаеклы тәкъдим итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышачакмын», – дип мөрәҗәгать итте Казан мэры катнашучыларга.
Киләсе сорау 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына Казан бюджетына үзгәрешләр кертүгә кагылды. Доклад белән Казан Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин чыгыш ясады.
Агымдагы ел башына бюджетның калган акчаларын 50,2 млн сумга арттыру исәбенә түбәндәге юнәлешләр буенча чыгымнар артачак: җәмәгать киңлекләре объектларында видеокүзәтү системаларын тоту; сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социализацияләүне гамәлгә ашыручы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү; төзекләндерүгә һәм төзелеш алып баруга бәйле җир кишәрлекләрен һәм аларда урнашкан күчемсез милек объектларын тартып алу автомобиль юллары.
Нәтиҗәдә бюджет күләме керемнәр буенча 50 млрд 839,8 млн сум, ә чыгымнар буенча, ә 58 млрд 755,3 млн сум тәшкил итәчәк. Дефицит — 7 млрд 915,5 млн сум, аны каплау чыганагы булып ел башына шәһәр бюджетының калган чаралары тора.
Депутатлар шулай ук III чакырылыш Яшьләр парламентының составын расладылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча составка 18 яшьтән 33 яшькә кадәрге 25 егет һәм кыз керде. Яшьләр парламентының яңа әгъзалары арасында: студентлар, предприятие һәм оешмаларның яшь хезмәткәрләре, фотографлар, уйлап табучылар, табиблар, волонтерлар, укытучылар һәм башкалар.
Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча даими комиссия рәисе Марсель Шәрәпов сөйләвенчә, конкурска барлыгы 50 гариза бирелгән. Алдагы этапка 44 кандидат үтте, алар үз проектларын тәкъдим иттеләр. 19 марттан 2 апрельгә кадәр KZN.RU сайтында кандидатлар өчен тавыш бирү узды.