Казан мэры Илсур Метшин Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы Давуд Мирзахани белән очрашты. Кичә Казан Башкарма комитетында узган сөйләшүләр Казан белән Иран шәһәрләре арасында элек ирешелгән килешүләрне гамәлгә ашыру һәм хезмәттәшлекне үстерү буенча билгеле адымнар турында фикер алышуга багышланган иде, беренче чиратта мәгариф, туристлык, спорт һәм бизнес өлкәләрендә.
Очрашу Илсур Метшинның апрель аенда Иранга эшлекле сәфәренең дәвамы булды. Ул вакытта Тәһран белән дустанә элемтәләр һәм Исфахан белән киң колачлы хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды. Бу документлар мәдәни, икътисадый, спорт һәм туристлык мөнәсәбәтләренең һәрьяклы үсешенә нигез салды һәм стратегик партнерлык турындагы киңрәк Россия һәм Иран шартнамәсенең бер өлеше булды.
Быелгы очрашу барышында яклар хезмәттәшлекнең берничә төп юнәлешен билгеләделәр. Мәгариф һәм спорт өлкәсендә Казан һәм Исфаханның әйдәп баручы мәктәпләре һәм югары уку йортлары арасында партнерлык элемтәләре урнаштыру планлаштырыла. Укучылар һәм студентлар белән алмашуны оештыру, уртак фәнни олимпиадалар һәм спорт чаралары уздыру күздә тотыла. Алмашу программаларының максаты — яшьләргә партнер шәһәрләрнең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән тирәнрәк танышырга мөмкинлек бирү.
Икътисадый багланышларны үстерүгә зур игътибар бирелде. ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Иран ярдәмендә «Исфахан-Казан» бизнес-форумын үткәрү планлаштырыла. Бу чара ике шәһәр эшмәкәрләре арасында бәйләнеш нокталарын эзләү, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа бизнес ачу мөмкинлекләре турында фикер алышу өчен мәйданчык булдыруга юнәлдерелгән.
Туристлар агымын арттыруга аерым игътибар бирелде. Казан һәм Иран халкының бер-берсенең туристлык потенциалы белән үзара кызыксынуы билгеләп үтелә. Якын арада Исфаханга Татарстан башкаласының мөмкинлекләрен тәкъдир итү өчен Казан туристик операторлары делегациясе барачак. Җәй көне Исфаханның туристлык объектларын тәкъдим итү өчен Иран хезмәттәшләренең җавап сәфәре көтелә.
Башка тәкъдимнәр арасында — мәдәни мирасны таныту өчен Исфаханда Казан көннәрен һәм Казанда Исфахан көннәрен үткәрү.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Илсур Метшин шәһәрләр арасындагы элемтәләрне ныгытуның мөһимлеген ассызыклады һәм хезмәттәшлек күп санлы кешеләргә тарихи Исфахан һәм Иранның алыштыргысыз мәдәнияте турында белергә мөмкинлек бирер дип ышаныч белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, күпьеллык санкцияләргә карамастан, Иран үзенең үзенчәлеген саклап кала алды, ул зур кызыксыну уята.