Ял көннәрендә Казанда декабрь явым-төшем нормасының яртысыннан күбрәге яуды
(KZN.RU, 3-нче декабрь). Шәһәрне кардан чистарту эшен көчәйтелгән режимда дәвам итәргә кирәк. “Кыш башы – шәһәр службаларының әзерлеген тикшерү”, - дип билгеләде бүген Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
Аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет Җитәкчесенең төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Александр Лобов хәбәр иткәнчә, ноябрь аенда тәүлегенә 256 техника берәмлеге, шул исәптән 75 катнаш юл машинасы (КЮМ) чыгарылган. “30 ноябрьдән алып 3-нче декабрьнең иртәсенә кадәр без күзәткән көчле кар яуган вакытта тәүлегенә 408 техника берәмлеге, шул исәптән 158 катнаш юл техникасы берәмлеге, 106 сукалы-щеткалы механизм берәмлеге һәм 144 йөк төяү техникасы чыгарылган”, - дип хәбәр итте А.Лобов.
Кыш башыннан бирле явым-төшем булган көннәрдә һәм температураның плюстан минуска күчкән вакытта юлларны бозлавыкка каршы материал белән эшкәртү, юлларның машина йөрү өлешен һәм тротуарларны себерү буенча берничә мәртәбә эш оештырылды, дип өстәде ул. Ял көннәрендә карны чыгарып түгү эше оештырылды.
А.Лобов китергән метеорологлар мәгълүматларына караганда, 30 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәрге чорда 14 мм явым-төшем булган, бу исә айлык норманың 1/3 тәшкил итә. 2-нче декабрьдән 3-нче декабрьгә каршы төндә 9 мм кар яуган (декабрьнең айлык нормасыннан 20% тәшкил итә). Шуны әйтергә кирәк, декабрьдә явым-төшем нормасы 43 мм тәшкил итә.
“Декабрь үзенең нормасы шулкадәр икәнен беләме?” – дип шаярып сорады Илсур Метшин, шул рәвешле шәһәр службаларына һава торышы көйсезләнүенә зарлану килешмәвен сиздереп.
Александр Лобов шулай ук беренче көчле явым-төшемгә кармастан, ял көннәрендә кар җыю эше штат режимында үткәрелүен билгеләде, “Буран” программасы буенча өстәмә техника җәлеп итәргә туры килмәгән. “Юл службалары үз көчләре белән иртәнге алтыга аларга теркәлгән урамнар һәм мәйданнар, җәмәгать транспорты тукталышларын җыештыруны тәэмин иттеләр. Транспорт штат режимында эшли”, - дип хәбәр итте А.Лобов.
Кыш башыннан бирле 6,5 мең тонна бозлавыкка каршы материал тотылган, шулардан 1050 тоннасы реагент, шул исәптән көчле кар яуган ял көннәрендә - 2 мең тонна (шулардан 400 тонна реагент) файдаланылган.
А.Лобов 30-нчы ноябрьдән башлап барлык стационар кар эретү пунктлары эш хәленә китерелгән һәм карны кабул итәләр. Шулай ук районнарда гомуми мәйданы 28 га булган карны вакытлыча җыеп тору буенча 13 урын гамәлдә. Кыш башыннан бирле 8,5 мең тонна кар, шул исәптән ялларда 7 мең тонна кар чыгарылган, шул исәптән кар эрету камераларына – 3 мең тонна кар.
Хәзерге вакытта, Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары сүзләренә караганда, яуган карны юллардан һәм тротуарлардан җыеп чыгару эшләре башкарыла. “Аерым игътибар җәяүлеләр тротуарлары, тукталыш мәйданнарына бирелә. Аларны җыештыруда быел сатып алынган 10 махсус тротуар чистарту машиналары җәлеп ителгән. Машиналар кар чистарта һәм тротуарларны бозлавыкка каршы материал белән эшкәртә. Шулай ук кардан чистарту эшенә 450 юл эшчесе һәм кече механизация техникасы җәлеп ителә”, - дип хәбәр итте А.Лобов.
А.Лобов сүзләренә караганда, йорт янындагы территорияләрне чистарту белән хәлләр авыррак. Беренче чиратта контейнер мәйданнарына бару юллары, аннан соң җәяүлеләр юллары, машина белән керү һәм чыгу урыннары чистартыла. 1-нче декабрь көнне ТКХ комитеты вәкилләре дворниклар һәм техника эшен тикшерү предметына территорияләрне карап чыктылар.
Кайбер хезмәт күрсәтү оешмалары җәяүлеләр йөри торган юлларны ком белән эшкәртмәделәр, бу исә кайбер урыннарда бозлавыклар барлыкка килүгә сәбәп булды”.
Илсур Метшин әлеге юнәлешкә аерым игътибар бирергә кушты. “Әгәр беренче категория юллары буенча хәл стабиль булса, ишегаллары һәм квартал эчендә йөрү урыннарында эшне көчәйтергә кирәк. Дворниклар җитмәү мәсьәләсен читкә калдырырга кирәк. Кешеләр юк икән, идарәче компания директоры хезмәткәрләре белән көрәк тотып эшкә чыксын. Акча эшләп алырга теләгән студентларны җәлеп итсеннәр. Бу аларның эше, безгә нәтиҗә кирәк”, - дип таләп итте шәһәр башлыгы.
“Көчле кар вакытында транспорт коллапсларыннан сакланып бетеп булмый. Заманча 12 мең техникага ия булган Мәскәүдә хәрәкәт тукталды. Җомга кич бездә дә бөкеләр көчле иде, - дип искә төшерде И.Метшин. – Шуңа күрә шәһәр службалары көчле кар нәтиҗәләре белән мөмкин кадәр тиз арада көрәшкә чыгарга һәрвакыт әзер булырга тиеш”.