2-нче декабрь көнне тәүлек дәвамында Казан урамнарыннан кар җыештыру эшенә 264 юл эшчесе һәм 470 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән. Машиналар йөрү өлеше 734,7 тонна бозлавыкка каршы материал белән эшкәртелгән.
Тәүлек дәвамында шәһәр урамнарыннан 3453 тонна кар чыгарылган.