Казан Мэры төзелеш эшләре вакытында уңайсызлыкларны киметергә ярдәм иткән вакытлыча әйләнеп узу юлын салырга рөхсәт иткәне өчен Президентка рәхмәтен белдерде
(KZN.RU, 29-нчы ноябрь). Бүген Казанда Ленин дамбасы яңа күперенең беренче чираты ачылды. Эш хәрәкәтен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде, чарада Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Эш хәрәкәте киләчәктә Мәскәү районыннан үзәккә таба транспорт хәрәкәте өчен файдаланылачак юл үткәргеч буенча ачылган. Хәзерге вакытта биредә һәр якка икешәр полоса буенча вакытлы хәрәкәт оештырылган. Алга таба юл үткәргечләрнең бер полосасы Кремль яр буена китәчәк. Үзәктән Мәскәү районына алып бара торган юл үткәргечтә хәрәкәт шулай ук өч полосалы итеп оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, күпернең беренче чиратын төзү Меңъеллык мәйданына керү урынын да, Кремль урамы яр буена керү урынын да үз эченә ала.
Төзелешнең генподрядчы оешмасы – ПСО “Казань”, төп субподрядчылар – “Энергомост инт груп” ЯАҖ һәм “ИСК "СтройИнжиниринг»” ҖЧҖ.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде, әлеге катлаулы чишелешне төзегән вакытта кулланылган иң яңа технологияләрнең “тиражын арттырырга” кирәклеген билгеләде.
Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, җөмһүриятебез башлыгына вакытлыча әйләнеп узу юлын төзү турындагы карарны кабул иткәне өчен рәхмәтен җиткерде.
“ПСО-Казань” җитештерү бүлеге башлыгының урынбасары Шамил Ганеев хәбәр иткәнчә, иртәгәсе көннән вакытлы юл буенча хәрәкәт тулысынча ябылган булачак. Хәзерге вакытта биредә троллейбуслар гына йөри (“Ак барс” банкыннан үзәккә таба). Әмма бүген төнлә яңа күпердә электр челтәрләре тоташтырылачак. Ш.Ганеев сүзләренә караганда, төзү эшләре белән бер үк вакытта юл төзү хезмәткәрләре вакытлыча салынган юлны да сүтә башлый.
Подрядчыларның җитәкчелеге эш хәрәкәтен ачып җибәрер алдыннан яңа юл үткәргеч регламент белән билгеләнгән барлык сынауларны да үткәнлегенә ышандырды.
Ленин дамбасындагы яңа күпер конструкциясенең гомуми озынлыгы 172 метр, ә киңлеге – 46 метр тәкшил итә, соңгы күрсәткеч иске күпер белән чагыштырганда яңа күпер 2 тапкыр киңрәк икәнлеген күрсәтә. Әлеге катлаулы объектта барлык эшләрне тәмамлау 2013 елның май аена планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында Казанда 11 эре транспорт чишелеше төзелә, шуларның, Ленин дамбасын да исәпкә алып, 8-е буенча эш хәрәкәте ачылган.