ТР Мәдәният министрлыгы рөхсәтеннән яңа милекче “Кызыл Татария” газетасы редакциясенең элеккеге бинасын коткару эшенә тотынды
(KZN.RU, 30-нчы ноябрь). “Кызыл Татария” газетасы редакциясенең элеккеге бинасы фасадын һәм түбәсен яңа милекче 2013 елның җәй башына кадәр төзекләндерергә ниятли. Бу хакта инвестор Шамил Юсупов Казан Мэры Илсур Метшинга шәһәр башлыгының шәһәр үзәгендәге эш сәфәре барышында җиткерде.
Эшлекле киңәшмәдә шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР мәдәният министр урынбасары Светлана Персова һәм Башкарма комитет Җитәкчесенең 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча урынбасары Руслан Шакиров катнашты.
Билгеле булганча, Дзержинский һәм Театр урамнары почмагындагы бина – республикакүләм әһәмияткә ия булган һәйкәл. Күптән түгел ул “Городская стоматология” ААҖ милкендә иде, әмма элеккеге хуҗа мәдәни мирас объектын саклауга җитди карамаган. Нәтиҗәдә шәһәр прокуратурасы бинаның диварлары һәм түбәсе бозылу факты буенча “Городская стоматология” ААҖ мөнәсәбәтендә җинаять эше кузгатты.
Яңа инвестор ноябрь башында әлеге бина мөнәсәбәтендә хокуклы булды һәм актив рәвештә бинаны коткарып калу эшленә тотынды. Шулай итеп, ул инде ТР Мәдәният министрлыгыннан авария булдырмау эшләрен башкаруга рөхсәт алды. Шул ук вакытта йортның беренче каты чүптән арындырыла. “Бинаның тарихи йөзен торгызу буенча реставрация үткәрүчеләр белән эшлибез, алар эшләр үткәрү өчен тиешле проект әзерлиләр”, - дип сөйләде инвестор.
Илсур Метшин Юсуповның хуҗа вазифаларын аз вакыт башкаруга карамастан, объекттагы үзгәрешләрнең күренеп торуын ассызыклады. “Әлеге бина төзекләндерелергә мөмкин түгел дип ышандырырдылар, әмма моның шулай түгел икәнен күрәбез”, - дип өстәде шәһәр башлыгы.
Дзержинский һәм Театр урамнары почмагындагы 1869 елда салынган ике катлы кирпеч бина архитектор Аникин проекты буенча төзелгән һәм коллеж сәркатибе Константин Юшковныкы булган. Республикакүләм әһәмияткә ия булган объект ТР Мәдәният министрлыгы реестрында “1927 елның 20 гыйнварында Владимир Маяковский булган “Кызыл Татария” газетасы редакциясенең элеккеге бинасы” дип исәпләнә.
Олеся Балтусова сүзләренә караганда, республика өчен Маяковский булу-булмавы аның кадәр мөһим түгел, бина XIX йөз мәдәни үзәк объекты буларак әһәмиятле, биредә танылган кешеләр шактый булган. Мәсәлән, йортның ишегалды флигелендә 1912-1913 елларда химия фәннәре докторы, Казан университеты профессоры, атказанган фән һәм техника эшлеклесе Алексей Васильев яшәгән.
Шамил Юсупов 2013 елның җәенә бина түбәле, ремонтланган фасадлы булачагына ышандырды. Хәзерге вакытта милекче бинаны ни рәвешле файдаланырга дигән мәсьәләне хәл итә. Әлеге объект туристлык инфраструктурасы – кунакханә хостел, кафе яисә ресторан булырга мөмкин.