(KZN.RU, 28-нче ноябрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин “Эфир” телеканалындагы “Актуаль тема” тапшыруында катнаша. Шәһәр башлыгы казанлылар белән “туры эфир”да аралашачак һәм сорауларга җавап бирәчәк. Бүгенге тапшыруның темалары – “Яшел рекорд”, торак-коммуналь хуҗалык проблемалары һәм шәһәрнең урам-юл челтәре торышы. Тапшыру кичке сигезенче яртыда башлана.