(KZN.RU, 28-нче ноябрь). Бу минутларда башкала Ратушасында Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә Казан шәһәре Думасының XVIII сессиясе үз эшен башлап җибәрде. 50 депутаттан сессия эшендә 44-се катнаша, карар кабул итү өчен кворум бар дигән сүз.
Бүгенге сессиядә депутатлар 10 мәсьәлә буенча фикер алышачак һәм карар кабул итәчәк:
1. Казан шәһәре Думасының салым мәсьәләләре буенча аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында;
2. Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2013 елга һәм планлы чор 2014 һәм 2015 елларга бюджеты турында;
3. Казан шәһәренең муниципаль милкен 2011 елда һәм перспектива белән 2013 елга кадәр хосусыйлаштыру фараз планы (программасы) үтәлеше барышы турында;
4. Казан шәһәрендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында;
5. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы хисабы;
6. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан линия идарәсе башлыгы хисабы;
7. Казан шәһәренең муниципаль милкен ышаныч идарәсенә тапшыру тәртибе турында;
8. Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль милкен 2011 елда һәм 2013 елга кадәр хосусыйлаштыру фараз планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
9. Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2012 елга һәм планлы чор 2013 һәм 2014 елларга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
10. Казан шәһәре Думасының 2013 елга эш планы проекты турында;
11. Төрлесе.