Илсур Метшин Казан метросы төзелеше барышын тикшерде
(KZN.RU, 27-нче ноябрь). Декабрь аенда “Авиатөзелеш” яңа метро станциясендә отделка эшләрен тулысынча тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта бүгенге күчмә эш киңәшмәсе барышында Казан Мэры Илсур Метшинга “Казметрострой” МУП директоры Марат Рәхимов җиткерде. Куллануга өч метро станциясе бер вакытта – 2013 елның май аенда – тапшырыла.
“Северный вокзал” станциясе янында карап чыгу барышында И.Метшинны метрополитен һәм тимер юл вокзалын тоташтырачак транспорт узелының булачак инфраструктурасы белән таныштырдылар. “Казметрострой” башлыгы Марат Рәхимов сүзләренә караганда, биредә Декабристлар урамыннан керү урыны, автомобиль өчен стоянка булачак, ә метрога төшү урыны тимер юл станциясе терминалыннан чыгу урынына каршы ачылачак.
“Северный вокзал” – шәһәрнең капкасы, шуңа күрә якын-тирәдәге сәүдә павильоннарын бетерү буенча эш алып барырга һәм декабрь дәвамында милекчеләргә альтернатив вариантлар тәкъдим итәргә кирәк”, - дип йөкләде Илсур Метшин.
Икенче станциягә киңәшмә катнашучылары тулысынча салынган рельс юлы буенча үттеләр. Хәзерге вакытта “Авиатөзелеш” станциясе шактый әзер дәрәҗәдә.
Биредә вестибюль төзелеше тулысынча тәмамланган диярлек, вентиляция шахталарын җиһазландыру һәм отделка эшләре тәмамланып килә, техник узелда башлап җибәрү һәм көйләү эшләре башланган. Күптән түгел монда турникет өчен нигез дә урнаштырылган.
“Төзелә торган метро станцияләренең югары дәрәҗәдәге әзерлеген күзәтә алабыз. Яхшы темп алынган. Казанлылар аларның эшли башлавын зур түземсезлек белән көтә, шуңа күрә хәзер – билгеләнгән срокларны үтәргә һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның метро станцияләрен икенче елның май аенда ачарга дигән биремен үтәргә тиешбез”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин “Казметрострой” башлыгына.
“Барлык, шул исәптән, финанс мәсьәләләр дә хәл ителгән, шуңа без куелган бурычны үтәргә әзер”, - дип ышандырды Марат Рәхимов башкала Мэрын.
Шулай ук Илсур Метшин метро ачылу белән Авиатөзелеш районының шәһәрнең калган районарыннан бер ягы белән дә ким булмаячагын билгеләде. “Монда без яңа мәктәпләр, балалар бакчалары салдык, социаль ипотека программасы буенча торак төзибез, 2013 елгы Универсиада алдыннан “Триумф” заманча спорт комплексы барлыкка килде. Боларның барысын эшләгәннән соң һәм метро төзүгә керешкәннән соң, торакка булган бәяләр Яңа Савин районындагы бәяләр белән тигезләште. Бу – районга булган кызыксыну кинәт артуы турында хәбәр итә”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Шәһәр башлыгы самолет фюзеляжы белән ассоциация тудыра торган станция интерьерынының дизайнын югары бәяләде.
“Безнең мактауга лаеклы элеккеге самолет төзү эшендәге авиатөзүчеләребезгә хөрмәт йөзеннән “Авиатөзелеш” исемен саклап калу мөһим. Станциягә шундый исем бирүебез аның элеккеге көч-куәте кайтарыр дип ышанабыз”, - дип билгеләде Илсур Метшин.