(KZN.RU, 28-нче ноябрь). Бүген Казан ратушасында Казан шәһәре Думасының XVIII сессиясе эше башланыр алдыннан Казан Мэры Илсур Метшин шәһәркүләм һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Театр сәнгате үсешенә шактый зур өлеш керткәне өчен Казанның Мактау китабына Казан дәүләт академия рус Зур драма театрының директоры, сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры Александр Славутский исеме теркәлде. Исегезгә төшерәбез, әлеге карар Казан шәһәре Думасы Президиумы утырышында кабул ителде.
Илсур Метшин Качалов театры директорына Казанның Мактау китабына теркәү турынданы таныклык, күкрәккә тага торган билге, шулай ук символик бүләк – халык артисты коллекция итеп җыеп барган филләр статуэткаларын тапшырды.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, Александр Славутский Казан һәм республика күләмендә генә түгел, тулаем алганда, илебез театр тормышы үсешенә шактый зур өлеш кертте. “Сез җыйган филләр зирәклек, көч, чәчәк атуны символлаштыра, алар сезнең театрыгызны бизәп торсын”, - дип билгеләде И.Метшин.
Театр директоры үз чиратында Мэрга ышанычы өчен рәхмәтен җиткерде. “Позицияләрне киметмичә, шәһәр файдасына ветераннар сыман түгел, хезмәтчәннәр кебек эшләүне дәвам итәрбез”, - дип билгеләде ул, яңа уникаль театрны төзеп бетерергә һәм Качалов театрының зур сәхнәсен ачарга вәгъдә бирде. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта спектакльләр кече сәхнәдә бара.
Татарстан Президенты Указы белән “ТКХ өлкәсендә атказанган хезмәткәр” исеме белән күпьеллык намуслы хезмәте өчен Казан Башкарма комитетының Ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсе башлыгы Марат Ишкин бүләкләнде. “Яшь булуына карамастан, Марат Әдгам улы әлеге мөһим һәм җаваплы эштә күптәннән эшли”, - дип билгеләде И.Метшин, М.Ишкинга уңышлар һәм сәламәтлек теләде.