(KZN.RU, 26-нчы ноябрь). Казан урамнарында автотранспорт чараларын рөхсәт ителмәгән урыннарда калдыру белән көрәш “Парковка” операциясе тәмамлануы белән бетми. “Тәртип бозучылар белән эш сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күтәрелергә тиеш”, - дигән фикерен белдерде эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
Казанның ЮХИДИ башлыгы Рөстәм Ибраһимов хәбәр иткәнчә, узган атна – 19-25 ноябрь көннәрендә –шәһәрнең үзәк урамнарыннан 422 транспорт берәмлеге эвакуацияләнгән. “Парковка” чарасы башланганнан бирле 700-дән артык транспорт махсуслаштырылган стоянкага озатылган”, - дип статистик мәгълүматлар белән бүлеште Р.Ибраһимов.
Исегезгә төшерәбез, “Парковка” операциясе Татарстан мәркәзендә 15 ноябрь көнне башланып китте һәм бер ай дәвамында гамәлдә булачак. Операциянең максаты – Казан урамнарында йөри алу мөмкинлеген арттыру.
“Полициянең вәкаләтле участковыйлары актив эшли. Узган атнада аларның көче белән ишегалды территорияләреннән махсуслаштырылган стоянкаларга 38 транспорт берәмлеге күчерелгән. Идел буе базарыннан 60 транспорт чарасы стоянкага озатылган. Җавапсыз йөртүчеләр мөнәсәбәтендә участковыйлар 62 административ беркетмә төзегән”, - дип хәбәр итте Р.Ибраһимов.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Валерий Красильников газон һәм яшел зоналарда машиналарын калдыручы йөртүчеләргә карата 195 беркетмә төзелгәнен өстәде.
Шул ук вакытта мониторинг шуны күрсәтә: түләүле парковкаларда транспорт санының артуы аның кадәр күренми.
Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, законсыз парковка белән көрәшү эшен яңа сыйфатлы дәрәҗәгә чыгарырга кирәклеген ассызыклады. “Рөхсәтсез, дөрес булмаган парковка белән көрәшү “айлыгы” дигәндә, 15 декабрьдән соң тәмамлануы белән генә бетми”, - диде шәһәр башлыгы. Машинаны тиешле урында калдыруга бәйле иң элек автомобиль хуҗаларының һәм җәмәгатьчелекнең фикерләре үзгәрергә тиеш.
“ЮХИДИ көчләре белән генә әлеге мәсьәләне хәл итә алмаячакбыз”, - дип дәвам итте И.Метшин һәм законсыз парковка белән көрәштә барлык шәһәр халкын катнашырга чакырды. Ул шулай ук полиция бүлекләре башлыкларына әлеге юнәлештә эшне көчәйтергә тәкъдим итте. “Якынлашып килгән кыш шартларында рөхсәт ителмәгән парковка белән көрәш аерым әһәмияткә ия. Кар чистарту техникасы өчен киртә булырга тиеш түгел”, - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.