И.Метшин: "Спорт башкаласы" исемен расладык"
(KZN.RU, 3-нче декабрь). Казан Башкарма комитетының муниципалитетлар арасындагы спартакиадасында җиңүе шәһәрнең “спорт башкаласы” буларак статусын раслады.
“Спорт эштә ярдәм итә. Чираттагы Спартакиадага әзерләнә башлыйбыз. Шуны әйтергә кирәк, киләсе Спартакиаданы без ике этапта үткәрергә тәкъдим иттек: февраль-март айларында чаңгы ярышлары оештырырга – эстафета һәм шәхси зачет, хоккей ярышлары”, - дип дәвам итте Мэр.
Казан Башкарма комитетының командасы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарәләре, шәһәр округлары һәм ТР башкарма хакимиятенең дәүләт органнары территориаль (район, шәһәркүләм) хезмәткәрләре арасында Спартакиаданың гомумкоманда зачетында беренче урын яулады.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, Спартакиаданы үткәрү – сәламәтлек, ярыш рухын символлаштырган искиткеч идея. “Өстәвенә, партнерлык, дуслар ярышы – бу бик мөһим”, - дип ассызыклады Мэр.
Илсур Метшин ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгына һәм Спартакиаданың барлык катнашучыларына рәхмәтен белдерде. Аерым шәһәр башлыгы Казан Башкарма комитеты Финанс идарәсе башлыгы Айрат Гариповның шахмат ярышындагы җиңүен, телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арслановның – гер спортындагы җиңүен билгеләде.
Исегезгә төшерәбез, Спартакиада финалында Казан Башкарма комитет һәм Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе – ике команда белән тәкъдим ителде. Шәһәр Мэры Илсур Метшин җитәкләгән Казан Башкарма комитеты командасы спортның 8 төреннән 5-сендә (шахматлар, гер спорты, җиңел атлетика, мини-футбол, волейбол) югары нәтиҗәләр белән сөендерде. Шашка һәм җиңел атлетика спорт ярышларында Мәскәү һәм Киров районнары администрациясе үзен яхшы яктан күрсәткән.