(KZN.RU, 3-нче декабрь). Казандагы идарә компанияләренең финанс агымнары – кергән сумма һәм түләүләр – ачыграк булырга тиеш. Бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры шундый йөкләмә бирде.
Аның сүзләренә караганда, ТКХ өлкәсендәге түләүләр арту сәбәпле, гражданнардан мөрәҗәгатьләр килү ешайган, шул сәбәпле Казан Мэриясе шәһәр территориясендәге эре идарәче компанияләргә тикшерү уздыру инициативасы белән чыккан. Идарәче компанияләр эшчәнлегенең сайланма анализын Мэрның коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ратмир Шәйдуллин җитәкчелегендәге махсус оештырылган эшче төркем үткәрә.
Казанда 51 идарәче компания, 506 торак милекчелщре иптщшлеге, 268 торак-төзелеш кооперативы идарә итә торган 5162 күпфатирлы йорт бар, 58 йортта – турыдан-туры идарә башкарыла. Билгеләп үтәбез, күпфатирлы торак йортларның 70%-ы 14 эре идарәче компанияләр тарафыннан җитәкчелек ителә.
Р.Шәйдуллин сүзләренә караганда, соңгылары эшчәнлегенең анализы сайланма метод белән, “тәртип бозу билгеләре булган аерым торак йортлар мисалында” башкарыла. Эшче төркем идарәче компанияләргә турыдан-туры килә торган гражданнарның шикаятьләренә һәм мөрәҗәгатьләренә анализ ясый; су һәм электр белән тәэмин итү буенча түләүләрнең, шул исәптән гомумйорт ихтыяҗларын (ОДН) һәм башкаларның түләүләрен кертеп дөреслеген тикшерә.
Эшче төркемнәр каршындагы төп мәсьәләләрнең берсе булып эре идарә компанияләре тарафыннан хезмәт күрсәтелә торган күпфатирлы торак йортларда гомумйорт ихтыяҗлары (ОДН) өчен арттырылган түләүләрнең сәбәпләрен ачыклау тора. Тикшерү нәтиҗәләре буенча федераль, региональ һәм урынлы дәрәҗәдә торак-коммуналь түләүләрен исәпләү системасын яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк.
Р.Шәйдуллин билгеләп үткәнчә, эре идарә компанияләрен тикшерүнең беренче нәтиҗәләре идарәче компанияләр җитәкчелеге халыкка коммуналь түләүләрне исәпләүнең контроленә тиешле игътибар бирмәүне раслый, шулай ук филиал-компанияләр белән килешүләр төзү фактлары да очрый.
Мэр ярдәмчесе чамадан тыш күтәрелгән гомумйорт ихтыяҗларын (ОДН) күләменең күзгә күренерлек дәрәҗәдә төшүе “торак йортларны салкын су белән тәэмин иткәндә үтә күренмәле механизм кертү очрагында гына мөмкин” дип билгеләп үтте (фатирчылар тарафыннан теркәү приборларының күрсәтмәләрен үз вакытында тапшыру, теркәү приборларына даими инвентаризация (тикшерү) үткәрү һәм исәп-хисапларны фатирчылар белән чагыштыру, хосусый милек ияләренең һәрберсендә теркәү приборлары булу, су үтү һәм челтәрләрдәге яраксызлыкны тиз арада юкка чыгару, счетчиклардагы күрсәтмәләрне бозып күрсәтүчеләрне яисә челтәрләргә үзлектән тоташтырып куячыларны ачыклау, элеккеге тулай торакларда яшәүче исәптә булмаган зур сандагы гражданнарның яшәешләрен контрольдә тоту).
“Идарә итә торган компанияләр тарафыннан эшче төркем хезмәткәрләренә карата язылган шикаятьләрнең саны сезнең дөрес юнәлештә булуыгыз турында сөйли”, дип билгеләп үтте Мэр Р.Шәйдуллинга мөрәҗәгать итеп. “Безнең эштә иң мөһиме – финанс агымының ачыклыгын тәэмин итү”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Ул шулай ук профиль комитетына муниципаль торак контроле даими хезмәтенең максатчан мәсьәләсен эшләп чыгаруны йөкләде. Шәһәрдә мондый вәкаләтләр бу атнада, ягъни ТРның “Гражданнарны торак хокуклары белән тәэмин итү” Законына кертелгән төзәтмәләр гамәлгә керү белән барлыкка киләчәк. Исегезгә төшерәбез, төзәтмәләр агымдагы елның 30 октябрендә ТР Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителде һәм ТР Президенты тарафыннан 23 ноябрьдә расланды.