1 апрельдән Казанда территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык башлана, ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Подряд оешмалары җәйге режимда эшләү өчен техниканы яңадан җиһазлауга керештеләр инде — бүгенгә махсус техниканың 74% әзер. Җәйге юлларны җыештыруда барлыгы 585 машина эшли, шулардан 540 ел буена файдаланыла. Иң беренче чираттагы бурыч – юлларны кыш буена җыелган пычрактан һәм ләмнән чистарту, шулай ук һава температурасы даими уңай булганда юлларны юу. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
«Хәзер көн тәртибендәге төп сорау — шәһәр хуҗалыгын җәйге сезонга күчерү. Бу беренче чиратта төзекләндерү, урам-юл челтәрен, җәмәгать киңлекләрен карап тоту предприятиеләренә кагыла. Бер атна эчендә безнең парклар балалар, ата-аналар, яшьләр һәм өлкән буын белән тулды, бу безне, һичшиксез, сөендерә. Һава торышы безгә гадәттәгедән иртәрәк эшкә керешергә мөмкинлек бирә, һәм без гадәттәгечә санитар чистарту буенча икеайлыкны башлыйбыз», — дип билгеләде мэр Илсур Метшин.
Ул билгеләп үткәнчә, май бәйрәмнәренә кадәр шәһәрне кыштан соң тәртипкә китерү бурычы тора. Быел аерым дата – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә, территорияләрне тәртипкә китергәндә моңа аерым игътибар биреләчәк.
«Шәһәрнең чиста булуы безнең үзебезгә дә күңелле. Чиста җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә, диләр. Кыштан соң төзекләндерү предприятиеләренә, район администрацияләренә, Тышкы төзекләндерү комитетына зур тырышлык куярга туры киләчәк. Ләкин өмәдән башка да шәһәрдә кыштан соң алай ук пычрак булмавы күренә. Бу казанлыларның сакчыл мөнәсәбәте турында сөйли. Кешеләр артык метрлар үтеп, чүп савытына чүп ыргытырга яисә кесәләренә кәгазь салырга ялкауланмый, Универсиадага кадәр булган кебек, тәмәке төпчекләре, кәгазьләр, кәнфит кәгазьләре форточкалардан очмый инде», — дип игътибар итте шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин казанлыларга Казанга булган ихтирам һәм мәхәббәт өчен рәхмәт белдерде: «Шул рәвешле генә без бергәләп шәһәребезне төзекләндерә алабыз. Әйдәгез җыештырыйк, мәктәпләрдән башлап өмәләр оештырыйк», — диде шәһәр мэры. Ул шәһәр халкын, көллиятләрне, югары уку йортларын һәм сәнәгать предприятиеләрен икеайлыкта катнашырга өндәде.
«Кеше туган шәһәрендә үзе җыештырганда, чүп-чарны каядыр ташлаганчы ун тапкыр уйлаячак. Казан бары тик хезмәт сөючән халкыбызның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә генә үзгәрә. Шәһәрнең уңайлы һәм төзек булуын күрү күңелле. Әлбәттә, башкала кунакларының мондый бәя бирүе күңелле, әмма без, барыннан да элек, чиста һәм каралган шәһәрдә яшәргә телибез. Әйдәгез, бөтен дөнья белән чыгыйк һәм кыштан соң яраткан шәһәребезне яхшылап җыештырыйк», — дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин халыкка.
Игорь Куляжев сөйләвенчә, беренче этапта эшләрнең төп өлеше идарәче компанияләр һәм муниципаль юл предприятиеләре тарафыннан башкарылачак. Хәзер шәһәр предприятиеләре урамнарны тузаннан һәм ләмнән чистарталар, юлларны, җир асты һәм җир өсте юлларын юалар, чүп-чар җыялар, парк һәм скверлардагы яшел зоналарны чистарталар, кече архитектура формаларын һәм мәйданчыкларын юалар. Барлыгы 2 мең чакрымнан артык юл челтәреннән пычрак җыярга, 144 чакрым койманы, 48 меңнән артык юл билгесен юарга һәм башка эшләр башкарырга кирәк.
Төрле милек формасындагы оешмалар үзләренә якын территорияләрне тәртипкә китерәләр. Шәһәр халкы шулай ук шәһәрне җәйгә әзерләүдә актив катнаша ала. 1 апрельдән 31 майга кадәр Казанда территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы узачак. Ә 19 апрельдә гомумшәһәр өмәсе була. Үзәк мәйданчык Юдино торак массивындагы «Изумрудное» күле янындагы территория булачак.
«Узган елдагы кебек үк, икеайлыкта да кимендә 200 мең казанлы, шәһәрнең 4 меңнән артык предприятие һәм оешмасы катнашыр дип көтәбез, 4 мең берәмлек махсус техника җәлеп ителер», – дип билгеләде Игорь Куляжев.
Казан халкы инициатив төркемне мөстәкыйль рәвештә оештыра һәм сайланган территориядә өмә үткәрә ала. Кирәкле җиһазларны алуга, шулай ук җыелган чүп-чарны чыгаруга кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча район администрацияләренә, идарәче компанияләргә һәм тышкы төзекләндерү комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«Мин район администрацияләре башлыкларына мөрәҗәгать итәм: зинһар, халыкның теләкләренә сизгер булыгыз. Тырма, көрәк, капчыклар, кирәкле әйберләр белән тәэмин итегез. Инициативаларны хуплагыз һәм идарәче компанияләргә шундый бурыч куегыз, ирешегез. Әйдәгез икеайлыкны оешкан төстә һәм сыйфатлы итеп үткәрик», — дип билгеләде Илсур Метшин. Мэр шулай ук эчке эшләр идарәсенә һәм ЮХИДИга йөк машиналарын каплаучы чаршауларны игътибар белән күзәтергә кушты. «Өмә эшләре юкка гына булмасын өчен, шәһәр халкы барысын да чүп машинасына төяп, ул кире чүпсез кайта. Әлеге вакытта аерым очраклар бар, әмма алар да булмасын», — дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле территорияләрне әзерләүгә аерым игътибар биреләчәк. Иҗтимагый киңлекләрне тәртипкә китерәчәкләр, һәйкәлләрне, мемориалларны һәм тарихи вакыйгаларга багышланган күмү урыннарын чистартачаклар һәм төзәтәчәкләр.
Моннан тыш, хезмәт күрсәтүче оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр, предприятие хезмәткәрләре һәм укучылар көче белән шәһәр парклары һәм скверлары, урамнар буендагы яшел зоналар, мәдәният учреждениеләре территорияләре чүп-чардан чистартылачак.
Санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү эше дә көтелә. Бүгенге көндә шәһәрдә шундый 164 урын ачыкланган. «Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре тарафыннан карап чыгу һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча безгә бетерелергә тиешле урыннарның өстәмә исемлеге җибәреләчәк», — диде докладчы.
Чүплекләрне бетерүгә быел шәһәр бюджетыннан 52 млн сум бүлеп биреләчәк. Бу акчаларга 49 мең кубометр чүп-чарны бетерү планлаштырыла.
Игорь Куляжев предприятиеләр, биналар һәм сәүдә объектлары милекчеләрен янәшәдәге территорияләрне чистарту эшенә тиз кушылырга һәм бу максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарда җитештерү калдыкларын җыюга юл куймаска чакырды.