Бүгенге көннән гражданнарның электрон мөрәҗәгатьләре
дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы платформасы аша кабул ителәчәк. Мондый
үзгәреш гражданнарның шәхси мәгълүматларын куркынычсыз итү мөмкинлеге бирәчәк.
Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан шәһәр иҗтимагый үзәге директоры Екатерина
Ямбаршева хәбәр итте.
«Яңа таләпләр хакимият органнарына мөрәҗәгать итүче
кешене идентификацияләүгә һәм авторизацияләүгә кагыла. Закон чыгаручы теге яки
бу вазыйфаи затның почтасына мөрәҗәгать язуны гына җитәрлек түгел дип тапкан.
Монда мантыйк бар. Авторизация су болгатырга яратучыларны юк итә һәм
мөрәҗәгатьләрнең инешләрен бер үтә күренмәле елгага җыя», – диде Казан мэры
Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы халык мөрәҗәгатьләре һәм алар белән
әңгәмәләр эштә һәрвакыт өстенлекле булып кала, дип ассызыклады. «Без үзебезгә үзебез
социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә игътибар итәргә һәм җавап бирергә, халыктан
һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан килгән сигналларны контрольгә алырга
йөкләмә алдык. Шулай итеп «Ачык Казан» барлыкка килде. Бу платформа хакимият
органнарына рәсми мөрәҗәгать булып саналмаса да», – дип ассызыклады Илсур
Метшин.
Гражданнарның дәүләт органнарына, җирле үзидарә
органнарына яки вазыйфаи затларга мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә карата
яңартылган таләпләр кичә, 30 мартта үз көченә керде. Тиешле үзгәрешләр 2024
елның 28 декабрендәге Федераль закон нигезендә кертелде.
Бүгенге көндә Казан мэриясе халык белән 11 элемтә
каналы буенча әңгәмәдә. Шул исәптән заманча цифрлы инструментлар аша елына 600 меңнән артык
мөрәҗәгать килә. Интернет-кабул итү бүлмәсеннән тыш, федераль закон кысаларында
кире элемтә платформасы, язма һәм телдән мөрәҗәгатьләр яшәүченең рәсми
мөрәҗәгате өчен актив кулланыла торган каналлар булып кала.
Граждан
муниципалитетка рәсми электрон мөрәҗәгатьне мэрның интернет-кабул итү бүлмәләре
һәм Казан Башкарма комитеты органнары аша җибәрә ала. Аларга сылтамалар шәһәр
мэриясенең рәсми порталы бүлекчәләре битләрендә урнаштырылган. Уңайлылык өчен мэрның
интернет кабул итү бүлмәсе баннеры KZN.RUның төп битендә урнаштырылган, дип
ачыклык кертте Екатерина Ямбаршева.
Мөрәҗәгать җибәрү
алдыннан кеше дәүләт хезмәтләре аша мәҗбүри авторизация уза, бу гражданның
шәхси мәгълүматларын куркынычсыз итәчәк. Элеккечә үк, кеше электрон почтага
җавап ала алачак. Моның өчен мөрәҗәгать иткәндә тиешле электрон адресны
күрсәтергә кирәк.
«Бары тик уртак
максатлар һәм бурычлар бар, халык белән әңгәмәдә казанлыларыбызның тормыш
сыйфатын яхшырту һәм шәһәребезне яхшырак, төзекләндерелгән һәм уңайлы итү өчен
барысын да эшләргә», – дип билгеләп үтте ТР башкаласы башлыгы.
Шул ук вакытта
халык хәбәрләрне шулай ук «Халык контроле», «Ачык Казан», мэриянең һәм
ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең социаль челтәрләренә, «Минем Казан» ботына
җибәрә ала.
«Без көн саен халык
белән элемтәдә калабыз, барлык конструктив тәкъдимнәрне игътибарга алабыз һәм
кызыксындырган сорауларны җентекләп эшкәртәбез. Бу шәһәребезнең үсеше һәм чәчәк
атуы хакына ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыруның бердәнбер дөрес формуласы», – диде Казан шәһәренең иҗтимагый үзәге
директоры.