Татарстан башкаласында 29—30 апрельдә «Белем шәһәре» Беренче халыкара мәгариф форумы узачак. Чарага бөтен илдән 3 мең педагог һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре, Россиядә эшләүче чит ил һәм БДБ илләреннән белгечләр, шулай ук психологик-педагогик сыйныф укучылары һәм студентлар җыелачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.
«Безнең өчен бик мөһим форум, ул Казан мәгарифен һәм укытучыларны яңа дәрәҗәгә күтәрер дип өметләнәбез. Барысы да алар мәктәп укучыларына заманча белем бирсен өчен, ә без үзгәрешләрдән алда булсын өчен», — диде Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, ТР башкаласында мәгариф системасы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә, алар даими тикшерелеп тора. «Без даими эш алып барабыз, шул исәптән кадрлар буенча да. Мәгариф идарәсе, район администрацияләре башлыклары үз кураторлары белән, Мәгариф хезмәткәрләре йорты зур эш башкара, аларның да быел өй туе булыр дип өметләнәбез. Шуңа да карамастан, һәрвакыт укырга мөмкин һәм кирәк, безнең укытучыларга белем дөньясында барган барлык үзгәрешләрнең алдан баруында булу мөһим», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Бүген мәгариф өлкәсендәге күп кенә кызыклы вакыйгаларга онлайн форматта кушылырга мөмкин. Илсур Метшин сүзләренчә, Казан укытучыларына шәхси тере аралашу, шул исәптән белгечләргә сораулар бирү һәм тәҗрибә уртаклашу, хезмәттәшләре белән аралашу мөмкинлеге кирәк.
«Без мәгариф форумына бөтен илебездән, шулай ук аннан читтә иң яхшы укытучыларны көтәбез. Бу бик мөһим, һәм без моңа зур игътибар бирәбез. Максат бер – безнең укытучылар иң яхшылары булсын, иң заманча күнекмәләр алсын, һәм дөньяда иң яхшы докладчылар һәм остазлардан яңалыклар белсеннәр. Без моңа хәзер җитди карыйбыз», — дип билгеләде ул.
Форум программасында 40 чара планлаштырылган, аларның төп темасы мәгарифне үзгәртү булачак. Сессияләрдә үз тәҗрибәләре белән 40 белгеч уртаклашачак – БДБ илләре вәкилләре һәм Россиядә эшләүче чит ил белгечләре, шулай ук Югары икътисад мәктәбе, Сбер, Сколково, Яндекс һәм башка әйдәп баручы белгечләр.
Шәһәрнең әйдәп баручы белем бирү оешмалары базасында беренче көнне түгәрәк өстәлләр, кейс-сессияләр, панель әңгәмәләр һәм мастер-класслар планлаштырылган. Аларда халыкара тәҗрибә, мөмкинлекләр һәм хезмәттәшлек, технологияләр, хәзерге һәм киләчәк яңалыклары, кеше үзәклеге, педагогикада кешелекле ысул һәм мәгарифтә идарә итү турында фикер алышачаклар.
Форумның икенче көнендә мәгарифтәге үзгәрешләр, укучыларны киләчәк хезмәт базарына әзерләү, экология һәм табигатькә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру турында панель әңгәмәләр үткәрү планлаштырыла. Катнашучылар докладчылар белән бергә мәгариф контекстында мәдәният, сәнгать һәм архитектура турында да сөйләшәчәкләр.
Ирек Ризванов тулырак мәгълүматның Казан мәгарифенең социаль челтәрләрендә бастырылачагына игътибар итте.
Исегезгә төшерәбез, Беренче халыкара мәгариф форумын уздыру турында Казан мэры Илсур Метшин «Ел укытучысы – 2025» конкурсының шәһәр этабына йомгак ясаганда белдерде.