Башкарма комитетның административ-техник инспекциясе идарәсе җитәкчесе итеп Артур Мөхәммәтшин билгеләнде. Элегрәк ул Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы урынбасары булып эшләгән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә ТР башкаласы мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Безнең яшь белгечләрнең студентлар эскәмиясеннән үсүе үрнәге. Артур Рустамович безгә университеттан соң килде, Административ-техник инспекция идарәсендә белгеч вазифасыннан башлады, аннары дүрт ел административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсен җитәкләде. Ул зур эш башкарды, анда лаеклы нәтиҗәләр күрсәтелде. Төп чыныгуны башкаланың гына түгел, республиканың төзекләндерү буенча иң эре районнарының берсе – Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының администрация башлыклары урынбасары вазифасында узды», — дип билгеләде Казан мэры.
Мөхәммәтшин Артур Рөстәм улы 1992 елда Казанда туган. 2015 елда юриспруденция юнәлеше буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлый.
Артур Мөхәммәтшин шәһәрнең Башкарма комитетында хезмәтен 2015 елда протокол бүлегенең әйдәп баручы белгече вазифасыннан башлаган.
2016 елда РФ Оборона министрлыгының «Армиянең үзәк спорт клубы» федераль автоном учреждениесе хәрбиләренең 2017 елгы III кышкы Бөтендөнья хәрби уеннарын әзерләү һәм үткәрү үзәге бүлеге башлыгы булган, Сочи шәһәре.
2017-2018 елларда төзелеш объектларын контрольдә тоту бүлегенең баш белгече, Казан Башкарма комитетның Административ-техник инспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән.
2018 елдан 2022 елга кадәр Казан Башкарма комитет Аппаратының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы булган.
2022 елдан Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфасын биләгән.
Хезмәт эшчәнлеге чорында «Казанда 2015 елда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты» истәлекле медале (2015), Казан шәһәренең Мактау грамотасы (2021), Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте (2024) кебек бүләкләргә лаек булды.
Мэр һәм Казан шәһәре думасы эшчәнлеген тәэмин итү идарәсенең Мэр эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы киңәшчесе итеп Наил Минвәлиев билгеләнде. Элек ул Башкарма комитетның административ-техник инспекциясе идарәсен җитәкләгән.
«Наил Юныс улы — безнең күптәнге хезмәттәшебез. Без аның белән Казанның 1000 еллыгыннан соң бөтен хисап чорында эшлибез. Аның тәҗрибәсе зур: 20 елга якын Киров районы администрациясендә эшләгән, Киров һәм Мәскәү районнарының беренче урынбасары булган. Үз юлын «Водоканал»да мастер булып башлаган, Административ-техник инспекция идарәсе башлыгына кадәр барып җиткән», — дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Быел Наил Минвәлиев Россиядә беренчеләрдән булып «Россия Федерациясенең атказанган җирле үзидарә хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды, дип өстәде ул. «Чыннан да лаеклы. Президентыбыз бу исемне узган ел гына гамәлгә куйды. Хезмәттәшебезнең республикада беренчеләрдән булып мондый бүләккә лаек булуы безнең өчен зур горурлык», — диде Илсур Метшин.
Минвәлиев Наил Юныс улы 1964 елда Казанда туган. Мәскәү энергетика институтын һәм ТР Президенты каршындагы дәүләт хезмәте институтын тәмамлаган.
1989-1993 елларда Казан шәһәре Башкарма комитетның Суүткәргеч-канализация хуҗалыгының җитештерү идарәсендә җиһазларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, канализация насос станциясе мастеры булган.
1993-1998 елларда Торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү бүлегенең әйдәп баручы белгече, Коммуналь хуҗалыкны үстерү бүлегенең әйдәп баручы инженеры, Торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү бүлегенең баш белгече, Хакимият башлыгы аппаратының ресурсларны саклау бүлеге башлыгы вазифаларын башкарган.
1998 елдан 2001 елга кадәр Казан администрациясенең Коммуналь хуҗалык һәм энергетика бүлеге, ТКХ департаменты башлыгы булып эшләгән.
2001 елдан 2005 елга кадәр Киров районы администрациясе башлыгы урынбасары — Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү бүлеге башлыгы вазыйфасын башкарган.
2005-2006 елларда — Казан хакимияте ТКХ департаменты башлыгының беренче урынбасары.
2006-2010 елларда — Казан Башкарма комитетның Киров районы башлыгы урынбасары, хакимият башлыгының беренче урынбасары.
2011 елдан 2020 елга кадәр Казан Башкарма комитетның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары вазыйфасында хезмәт иткән.
2020 елның 23 мартыннан Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы булган.
Наил Минвәлиевның бүләкләре арасында: «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, «Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме, Казан Башкарма комитетның Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте, I дәрәҗә «Казанга намуслы хезмәте өчен» мактау билгесе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте, Казан Мэрының Рәхмәте, «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале, Казанның Мактау грамотасы, «Россия Федерациясенең атказанган җирле үзидарә хезмәткәре» дигән мактаулы исем.
Шәһәр башлыгы шулай ук белгечләр өчен «район администрациясе мәктәбе»н узуның иң бай тәҗрибә булуына игътибар итте. «Бу безнең муниципаль хезмәт идарәчеләренең яхшы мәктәбе. Бу безнең хөрмәтле казанлылар белән йөзгә-йөз очрашу дип атала, — дип ассызыклады Илсур Метшин. — Барысы да килеп чыгар дип өметләнәм. Хезмәттәшләребезгә яңа өлкәдә уңышлар телик».