«Изге Ураза гаете уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез!
Барлык мөселманнар өчен кадерле булган әлеге олуг бәйрәм мөбарәк Рамазан аеның һәм ислам идеалларына тугрылыкны, рухи пакьлеккә омтылышны гәүдәләндерүче уразаның тәмамлануын белдерә. Якыннарга мәхәббәт, тирә-юньдәгеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар дин кардәшләребезне үзара берләштерә һәм олы хөрмәт белән саклана торган гомумкешелек кыйммәтләренең нигезен тәшкил итә.
Сезнең һәркайсыгызның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Казаныбыз динара һәм милләтара татулык өлгесе булып танылды һәм бүгенге көндә мөселман дөньясы илләре белән элемтәләрне киңәйтүдә мөһим роль уйный. Республика башкаласында узган халыкара вакыйгалар казанлыларның шәһәрдә кунакчыллык мохитен булдыруга шактый зур өлеш кертүләрен тагын бер кат исбатлады.
Кылган хәерле гамәлләрегез безне яраткан шәһәребез белән чиксез горурланырга, аның чәчәк атуы хакына бар көчебезне куярга рухландыра.
Әлеге күркәм көндә сезгә сәламәтлек, бәхет, игелек һәм иминлек телим. Аллаһы Тәгалә догаларыгызны кабул кылсын һәм үзенең рәхим-шәфкатенә ирешергә насыйп итсен, йортыгызга тынычлык һәм бәрәкәт иңдерсен!
Ураза гаете мөбарәк булсын!», — диелә котлауда.