Бүген Казан мэры
Илсур Метшин Татарстан башкаласы ветераннарына «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы» юбилей
медальләрен тапшырды. Хөрмәтләүгә язмышлары 1941–1945 еллардагы сугыш белән
бәйле булган 12 шәһәр кешесе җыелды. Алар арасында – хәрби хәрәкәтләрдә
катнашучылар, концлагерь тоткыннары һәм блокададагы Ленинградта яшәүчеләр.
Казан Ратушасындагы түгәрәк өстәл артында концлагерьлардагы сынауларны, ачлыкны
ничек кичерүләрен, авыр вакытларга карамастан, ничек күңел күтәренкелеген һәм
рухи көчне саклап калулары турында уртаклаштылар.
«Бөек дата, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80
еллыгы алдыннан без сезне күрүебезгә бик шатбыз. Һәркемнең язмышы китапта,
хикәя яки фильмда аерым тарихка лаек. Сезнең якты йөрәкләрегез безнең өчен ачык.
Фронтта һәм тылда җиңүгә ирешүчеләрне, сезне, котлау һәм рәхмәт сүзләре әйтү безнең
өчен зур дан һәм горурлык. Сезнең буынга бик авыр өлеш туры килде», – дип
мөрәҗәгать итте ветераннарга Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы искә төшергәнчә, аның
гаиләсен шулай ук 1941–1945 еллардагы вакыйгалар читләтеп үтми – ике бабайсы да
фронтта һәлак була. «Безнең күп миллионлы илдә Бөек Ватан сугышы читләтеп узган
гаилә юк. Барыбызны да Бөек Җиңү һәм батырлык өчен зур горурлык берләштерә. Без
сезнең алда баш иябез», –диде ул.
Хәзер Казанда 2634 инвалид һәм Бөек Ватан
сугышы ветераны, тыл хезмәтчәннәре һәм тол хатыннар яши. Быел «Казанның мактаулы
гражданины» исеме Татарстан башкаласында яшәүче 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан
сугышында катнашкан 59 кешегә бирелде. Илсур Метшин яшь буынга патриотик тәрбия
биргәннәре өчен аларга аерым рәхмәт белдерде.
«Махсус хәрби операция безнең
элеккечә бердәм, зур күпмилләтле халык икәнебезне исбатлады. Безнең беркетмәбез
– ул безнең Ватаныбыз, Ватан өчен горурлык һәм безнең патриотизм, Советлар
Союзы таркалуы белән күпме генә яңа кыйммәтләр һәм идеаллар тәрбияләргә
тырышсалар да. Россиянең яңа тарихы Безнең элеккечә бөек держава булуыбызны
күрсәтте», – диде шәһәр башлыгы.
Юбилей медале тапшырылган кешеләрнең берсе Зинаида Антошкина булды. 1941 елның августында алманнар ул вакытта биш яшьлек
Зинаида Григорьевна яшәгән Калуга өлкәсенең Жизрда шәһәрен басып алалар. Явыз
ниятле кешеләр гаилә йортын ала, ә аларның үзләрен сарайга куып чыгаралар. Ике
ел шәһәр оккупациядә була, ә соңыннан 1943 елда чигенүче немецлар Зинаида
Григорьевнаны әнисе һәм апасы белән көнбатышка куалар.
Минскидагы беренче концлагерьга кадәр йөзләрчә чакрымнарны
алар җәяү баралар, тоткын искә төшергәнчә, ул иң куркынычы булган. Аннан соң Бухенвальд, Дахау һәм Беблингене була. Бүгенге
көнгә кадәр ул барлык кичергән авыр елларны һәм тоткыннарны 1945 елның
апрелендә ничек азат иткәннәрен хәтерли.
«Мин җиңелгән Берлин белән Варшаваны,
тагын безнең солдатлар ничек ач немец фрауларын һәм балаларын ашатканын күрдем.
Алар элек: «Рус, швайн» дип кычкыралар иде, ә безнекеләр һәркемгә шундый сизгер
мөнәсәбәттә иделәр. Һәм иң кызыгы – Берлин һәм Варшаваның барлык өемнәрен
чистарттылар. Рус солдаты алдында һәрвакыт баш ияргә кирәк, бу чыннан да азат
итүчеләр», – дип искә ала ул.
Аннары башыннан кичергәннәре белән Розалия
Гуревич уртаклашты. Аның әнисен, энесен һәм апасын Ленинградтан эвакуацияләгәндә,
Розалия Залмановнага нибары яшь ярым гына булган. Аларны, үлеп баручыларны,
Ладога аша алып чыкканнар. Гаиләне Болгарда төшереп, район башкарма комитеты
председателе йортының бер бүлмәсенә урнаштыралар.
«Безне каршы алган кешеләргә
рәхмәтлебез. Алар безнең ишек астына он, ярма салынган капчыклар салдылар.
Безне җирле халык бик яхшы каршы алды», – дип искә ала ул. Татарстан
башкаласында Розалия Гуревич Казан төгәл машиналар төзү заводында 47 ел
эшләгән.
Бүләкләнүчеләр арасында иң өлкәне Кауй
Хәсәнов булды, июль аенда аңа 100 яшь тула. Ул Чиләбе өлкәсендә туган, күп
балалы крестьян гаиләсендә үскән. Биредә Кауй Басыйрович җидееллык мәктәпне
тәмамлый, ә мәктәпне тәмамлагач, 9 нчы һөнәрчелек училищесына укырга керә.
1943 елның мартында ветеран үз теләге
белән армиягә китә. Беренче Балтыйк буе фронтында сугыша, Смоленск һәм
Белоруссия өлкәләрен азат итүдә катнаша. Бөек Җиңүгә керткән өлеше өчен Кауй
Хәсәнов Дан, Хезмәт Кызыл Байрагы, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, шулай ук «Батырлык
өчен», «Вена һәм Будапештны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Ветеран Казанга
1987 елда хатыны белән бергә, ул вакытта Татарстан башкаласында югары белем
алган кызы янына күченә.
«Сезне – ветераннарны, тере шаһитларны тыңлау – безнең өчен зур бәхет. Һәркемнең
язмышы катлаулы. Сез шундый сынауларны узсагыз да, тормышка, кешеләргә булган
мәхәббәтегезне саклап калгансыз. Сез безгә, балаларга, оныкларга, оныкчыкларга
мәхәббәт, патриотизм идеалларын алып киләсез. Сез безнең өчен бик зур үрнәк.
Һәм сезнең безнең арада булуыгыз зур бәхет», – дип ышандырды Илсур Метшин.
Очрашуның тагын бер катнашучысы 80
яшьлек Лариса Кулагина Гамбург янындагы концлагерьда туган, анда аның
әнисе Украинадан мәҗбүри эшләргә куылган булган. Туган илләренә, Украинага алар
1946 елда гына кайта алалар. Казанга Лариса Кулагина 1962 елда күчеп килә,
биредә ул училищега укырга керә, ә соңыннан «Оргсинтез»га эшкә китә.
Тагын бер медальне 1944 елда
Варштайн концентрацион лагерьда туган һәм Бөек Ватан сугышы тәмамланганчы шунда
булган Игорь Кузнецовка тапшырдылар. 1945 елда гаилә туган якларына
Питрәч районына кайта ала. Игорь Константинович үзе 1969 елда Казан авиация институтын
тәмамлаган, төрле предприятиеләрдә исәпләү үзәкләрендә эшләгән. Пенсиягә
чыкканчы соңгы 20 елда статистика идарәсендә хезмәт куйган.
Тантана барышында шулай ук блокададагы
Ленинградта яшәүче Валентина Красюк, Валентина Маркина, Тамара Панцыревага
медальләр тапшырылды. «Бөек Җиңүгә 80 ел» бүләген шулай ук концлагерь
тоткыннары – Валентина Брекелева, Ольга Михайлова, Татьяна Буц һәм Людмила
Кокушкина алды.
«Мин сезнең һәрберегезне хәтерлим,
без 70, 75 еллыкларда, башка чараларда очрашкан идек, һәм сезне якын арада Җиңү
парадында һәм юбилей датасына багышланган барлык бәйрәмнәрдә күрүемә чын
күңелдән шат булачакмын», – дип тәмамлады очрашуны Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, Бөек Ватан
сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Казанда парад һәм «Үлемсез полк» һәм
«Георгий лентасы» акцияләре уздыру, интерактив стендлар урнаштыру,
фотокүргәзмәләр һәм хәрби фильмнар күрсәтү планлаштырыла, ә Бауман урамында
сугыш чорының тарихи атмосферасы торгызылачак.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, стационар
дәвалануга мохтаҗ Казан ветераннарын хастаханәгә чираттан тыш салалар. Тәүлек
буе эшли торган стационарларда 72 югары комфортлы палата җиһазландырылган. 20
апрельгә ветераннар һәм сугышта катнашучылар өчен диспансер караулары тәмамланырга
тиеш. Ел дәвамында тыл ветераннары да каралачак.